Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Ул сабак әнинең дә, минем дә хәтердә гомергә калды» (редакциягә килгән хат)

Кечкенә чагымда әнидән миңа һәр нәрсә өчен эләгә иде. Ялгыш кына он түктемме, тәлинкә ваттыммы, күлмәгемне буядыммы – барысы өчен дә эләкте. Җитмәсә андый хәлләр бик еш булып тора иде. Тик бернәрсәне дә үч итеп, усаллык белән эшләмәдем, үзеннән үзе шулай килеп чыга – менә шундый «саплаган куллы» бала идем...

Әни гомере буе заводта эшләде һәм аны бервакыт цехлары исеменнән, инде озак еллар лаеклы ялда булган элекке хезмәттәшләрен юбилее белән котларга җибәрделәр. Мине калдырырга кеше булмаганлыктан, әни белән барырга туры килде. Теге апага 75 яшьләр булгандыр, мөгаен, һәм аның стенкасында бик матур кечкенә зәңгәр чәчәкле чәй сервизы тора иде. Кунаклар килгәч кенә кулланыла торган икәнлеге күренеп тора. Хуҗабикә безне чәй белән сыйларга теләде һәм шул сервизны чыгарды. Ә мин аның тирәсендә бөтерелгәндә, булышырга теләп, шул чынаякның берсен ваттым.

Әни шунда ук мине кыйнап атты һәм кычкырынырга тотынды. Аның тагын бер сугуыннан куркып, елыйм, иреннәрем калтырый. Шунда теге апа мине җилкәләремнән кочып, әнидән ераккарак, үзенә тартып алды, ә аңа:

– Балага кычкыруыңнан тукта. Монда кот очарлык нәрсә булды соң әле? Әгәр дә чынаякны ялгыш син ваткан булсаң, мин дә сиңа сугып җибәрергә һәм кычкырырга тиеш була идемме?

Әни уңайсызланды һәм дәшмәде. Хуҗабикә дәвам итте:

– Чәчәкле пыяла кисәге бала күз яшьләренә дә, синең нервыларыңа да тормый. Харап икән, сервиз алты кешелек иде, ә хәзер биш кешелек. Хәзер миңа гомеремдә дә өч кешедән артык килми. Килсәләр дә, гади чынаяктан эчмәсләрме әллә?!
Аннары ул бүтән чынаякны алды да, берни булмагандай, чәй ясады.

Ә аннан, без китәргә җыенгач, парсыз калган чынаяк тәлинкәсен газетага төреп, миңа сузды.
Хәзер инде хәтерләмим, ул апаның исеме ничек булгандыр, әмма аның шул сабагы әнинең дә, минем дә хәтердә гомергә калды. Әлбәттә инде, әни миңа моны әйтмәде, әмма шуннан соң мине җәзалаулары бетте.

Ул апа инде исән түгел, әни дә мәрхүмә – урыннары җәннәттә булсын, ә теге чынаяк тәлинкәсе минем фатирымда әлегәчә «яши». Бик кадерле әйбер ул минем өчен. Һәм балаларым котырышканда, тыңламаганда яки берәр кыек эш майтарганда, күзем теге зәңгәр чәчәкле чәй тәлинкәсенә төшә һәм инде аларга кычкырасы да, кулга каеш та аласы килми иде…

Чынлап та, балаларыбызны ни өчен дә булса әрләгәндә яки, хәтта, кул күтәргәндә уйлап та карамыйбыз: әгәр дә шуны без – зурлар эшләсәк? Ялгыш ватсак, җимерсәк, ертсак безне кем кыйнарга яки кем акырырга тиеш?

Теге апага гомерем буе рәхмәтлемен. Бу хатирәне балаларым да белә һәм алар да балаларын тәрбияләгәндә аның сүзләрен истә тотарлар дип ышанам.

Гөлнара Сәгыйдуллина. Яшел Үзән

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев