Туй күлмәге – иң матур Яңа ел «костюм»ы (редакциягә килгән хат)
Мәктәптәге Чыршы бәйрәменә кияргә күлмәк әзерләү – елның иң җаваплы мизгелләренең берсе булгандыр, мөгаен. Мәш килеп ак төслесен эзли идек. Аны бит әле башкаларныкыннан матуррак итеп бизәргә дә кирәк. Моның өчен кибеттән иң матур «дождик»тыр, «мишура»дыр алдан ук сатып алына. Кич утырып...
Фото: ясалма интеллект
...шулар күлмәк итәгенә, җиңнәренә, изүенә матур итеп тегелә. Кемнәр туй күлмәге таба ала (апасыннан яки танышыннан бик ялынып-ялварып алу бәхете сирәкләргә генә тәти, беркемнең дә истәлек күлмәген бала-чагага биреп бозасы килеп тормый), алар королева инде.
Җиденче класста укыганда мин шундый «звезда» булып алдым. Апа мине ул елны үзенең туй күлмәген бизәп, «Снежная королева» итеп киендерде. Әй, ул Чыршы бәйрәмендә мине күрсәгез! Әллә кем инде! Аякта да апаның үкчәле туфлие бит әле җитмәсә! Үземне калганнардан бер башка зуррак итеп тойганым хәтердә. Хәзер искә алулар кызык шул вакытларны.
Башка кияргә катыргыдан калфак-таҗлар сез дә ясагансыздыр, мөгаен. Аңа мамык, аның өстенә ватылган «елка тәтиен» чүкеч белән төеп, бизәкләр ясап ябыштырулар... Синекеннән матуррак ясаучыдан көнләшеп куюлар... Ул чор үзенең гадилеге белән матур да, күңелле дә булган. Аннан соң китте балаларны берсеннән-берсен уздырып, фәләнешәр сумлык күлмәкләр сатып алып киендерү. Ә хәзер бөтенләй дә Яңа ел кәефе калмады. Балаларда да, зурларда да. Дискәтүккә барган кебек гадәти киемнәрдән баралар хәзер Чыршы бәйрәменә. Авылларда, бәлки, әзме-күпме бардыр әле ул, ә менә шәһәрдә инде башкача. Берәрсенә әйтеп кара әле, бәйрәм чарасына бизәлгән туй күлмәге киясеңме, дип. Юләргә караган кебек карарлар, билләһи.
Һәр заманның үз үзенчәлекләредер, мөгаен. Әмма хәзерге заманда якты истәлек булып күңелне җылытып торырдай, матур хатирәләр булып сакланырдай нәрсәләр күрмим мин...
Исемемне күрсәтмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев