***
Фото: ясалма интеллект
Бер лекциядә хөрмәтле профессор:
– Арагызда Аллаһка ышанучылар бармы? – дип сораган.
Берничә кеше торып баскан.
– Без химия дәресендә күреп, тотып һәм тәмен татып була торган матдәләрне өйрәнәчәкбез. Ә менә Аллаһ белән боларны эшләп булмый, Ул юк. Утырыгыз.
Студентлар утырган, әмма берсе басып калган.
– Әйтер сүзегез бармы әллә? – дип сораган лектор.
– Профессор, әйтегез әле, сезнең үзегезнең миегезне күргәнегез бармы?
– Юк.
– Сезнең аны кайчан да булса тотып караганыгыз бармы?
– Юк, – дип, аптырап җавап биргән ул.
– Ә сезнең аның тәмен татып караганыгыз бармы?
– Юк.
– Ә бәлки ул сезнең юктыр?
Нет комментариев