Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Мәхәббәт камил булмый (гыйбрәтле язма)

Кызы елап, әнисе янына бакчага килгән. – Ни булды, нигә елыйсың? – дип сораган әнисе һәм өстәл артына чакырган. – Аңлыйсыңмы, әни... Мин мәхәббәткә ышанычымны югалттым, – кыз күз яшьләрен сөртә башлаган, – мин аны яратам да кебек, әмма кайчакта ул үзен шулай тота... Әрләшкән чакларыбыз да бар...

Кызы елап, әнисе янына бакчага килгән.
– Ни булды, нигә елыйсың? – дип сораган әнисе һәм өстәл артына чакырган.
– Аңлыйсыңмы, әни... Мин мәхәббәткә ышанычымны югалттым, – кыз күз яшьләрен сөртә башлаган, – мин аны яратам да кебек, әмма кайчакта ул үзен шулай тота... Әрләшкән чакларыбыз да бар.

– Тынычлан, – дип, елмайган кызының бик тә карбыз яратуын белгән әнисе һәм иң зур, тәмле кисәген сузган. – Әйдә, күңел булганчы карбыз ашыйбыз, аннары сөйләшербез.
Соңыннан, инде шактый тынычланган кызыннан сораган:
– Син бит әлегәчә карбыз яратасың, шулаймы?
– Әйе, әни, яратам, – дигән кызы, калган карбызны кырыйгарак алып куеп.
– Ә бит син ашаганда аның тәмле һәм сусыл җирен генә йотып, кабыгын һәм орлыкларын ташладың.
Кызы аптырап, әнисенә караган.

– Кызым, тормышта да шулай. Син башыңнан бөтен кирәкмәгән нәрсәләрне алып ташларга, әче орлыкларны төкерергә һәм бер үк вакытта хисләрдән тәм алып яратырга да тиеш. Шулай гына сезнең барысы да яхшы булыр. Мәхәббәт, безнең бөтен тормыш кебек үк, беркайчан да камил була алмый. Бәхет һәм мәхәббәткә ия булу өчен – уртак тормышта кайбер нәрсәләргә күз йомарга өйрәнергә кирәк. Ә инде карбыз «черек» икән – аңардан котылуың яхшырак.

Фото: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев