Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Көнләшмәгез кеше язмышыннан (гыйбрәтле язма)

Урам себерүче ялтырап торган автомобильгә каргана да: «Нигә дип берәүләргә бөтен нәрсә, ә башкага – бернәрсә дә юк икән? Берәүләргә шәп машина, башкаларга – себерке белән көрәк! Вәт урыннарны алышсаң, ә?!» – дип уйлаган.

Фото: ясалма интеллект

Ә автомобиль хуҗасы алсу битле, нык, сәламәтлеге ташып торган урам себерүчегә караган. Һәм: «Сәламәтлек өчен барысын да бирер идем. Шуның кадәр яшисе килә, һичьюгы тагын бер генә ел булса да! Сәламәт буласым килә! Көрәк белән селтәнеп ак кар көрисе, күкрәк тутырып салкынча саф һава сулыйсы иде! Сулыш аласы шундый авыр. Ә сулыйсы килә. Һәм шундый яшисе килә! Эх, урам себерүче белән урыннарны алмашып булса икән!» – дип уйлаган.

Кирәкми беркем белән дә урыннарны алмашырга. Һәм беркемнән дә көнләшергә кирәкми. Үз гомереңне, сиңа шундый матур, җиңел булып тоелган читләрнеке белән чагыштырырга кирәкми. Син каян беләсең, бәлки ул аның инде бик әз генә калгандыр?

Үз язмышыңны яшәргә кирәк. Үз юлың белән барырга. Һәм, авырлыкларны, проблемаларны арттырып кабул итми генә, үз шатлык-кайгыларыңны кичерергә. Үз юлыңда яхшылыкларны эзләргә кирәк, ә читләрнекендә түгел. Авырлыкларның да үзеңә язганнарын алырга, ә кешенекен түгел. Шулай хет аяныч һәм күтәрә алмаслык авыр булмас. Үз юлыңны чистартырга үз көрәгең бар.

Чит кеше тормышын теләргә, көнләшергә, чагыштырырга кирәкми. Үзеңнекендә шатлык һәм мәгънә табуың хәерлерәк. Һәм үз юлыңны чистартуың. Кайвакытта, машинада түгел, ә тәпи-тәпи баруың яхшырак. Тик ятуың түгел, ни дә булса эшләвең. Һәм сәламәт урам себерүче булуың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев