Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

Ирне хурлап бәхет корып булмый (редакциягә килгән хат)

Гаилә турында сүз чыкса, еш кына бер фикер уйландыра. Кайбер хатын-кызлар, кешеләр арасында утырганда да, ирен мактап түгел, киресенчә, кимсетеп сөйләргә ярата. «Мин булмасам, ул бернәрсә дә эшли алмый», «тагын дөрес эшләмәгән», «шуны да белми» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйтерсең, иренең кимчелекләрен сөйләү белән кемгәдер үзенең өстен икәнен исбатларга тели...

Фото: ясалма интеллект

Бер гаиләне беләм. Икесе дә яхшы эштә хезмәт куялар, йортлары төзек, тормышлары җитеш. Тыштан карасаң, сокланырлык гаилә. Әмма хатынының иренә әйткән сүзләрен тыңласаң, күңел әрни. Әле монысы ошамый, әле тегесе җитми, әле болай эшләмәгән, әле тегеләй. Рәхмәт сүзләре юк, бары тик тәнкыйть кенә.

Тагын бер гаилә язмышы күз алдында. Бер-берсен өзелеп яратып өйләнештеләр, зур туйлар үткәрделәр. Яшьтән үк үз фатирларында яши башладылар, барысы да җитеш иде. Безнең кебек тормышлары тулай торактан башланмады. Ир кеше көне-төне эшләде, гаиләсе өчен тырышты. Әмма өйдә аңа рәхмәт сүзләре түгел, ешрак дәгъва һәм ризасызлык ишетергә туры килде. Хатынның иренә хөрмәте җитмәде диимме соң. Ул хәтта эштән кайткач, кайнар аш ашап, гаиләсе белән рәхәтләнеп ял итеп утырырга да тартына иде. Өйдә тавыш чыкмасын өчен, гаражга кереп кенә «салып» чыккан чаклары да була. Азып-тузып йөргән ир булса бер хәл бит әле. Киресенчә, гаиләсе өчен хезмәт куйган, тыныч холыклы кеше. Әмма даими ризасызлык, хөрмәт җитмәү ахыр чиктә гаиләне таркатты. Бу хәбәрне ишеткәч, кызганыч булса да, гаҗәпләнмәдем. Бер-береңне хөрмәт итмәгән җирдә бәхетне саклап булмый шул. Бүген ул кабат гаилә корган, тыныч кына яшәп ята, дип ишеттем. Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар.

Шунда уйлап куям: түгәрәк гаилә булып, бер-берең янында яшәүнең кадерен белсәләр иде кешеләр. Бүген ялгызлар да, толлар да аз түгел. Махсус хәрби операциядә күпме яшь егетнең гомере өзелде. Күпме хатын-кыз тол калды, күпме сабый әтисез үсә. Алар бүген иң кадерле кешеләрен бер генә минутка булса да кире кайтарырга әзер булыр иде. Ә без кайчак янәшәбездәге кешенең кадерен белмибез. Вак-төяккә бәйләнеп, көн дә мытыр-мытыр килеп яшибез. Әйтерсең лә бәхет мәңгелек, әйтерсең лә янәшәдәге кеше һәрчак булачак.

Ә бит бәхетнең иң зурысы – кич белән ишек ачылып, «кайттым» дигән тавыш ишетүдә. Бергәләп чәй эчүдә, киңәшләшүдә, шатлыкны да, борчуны да уртаклашуда. Боларның кадерен югалткач кына түгел, бүген үк белергә кирәк.

Әлбәттә, һәркемнең холкы төрле. Ир дә, хатын да хатасыз түгел. Әмма гаиләдә бәхетне бер-береңне кешеләр алдында кимсетеп табып булмый. Киресенчә, ирнең абруен төшергән саен, гаиләнең дә нигезе какшый. Балалар да моны күрә. Әни әтисен хөрмәт итмәсә, бала да хөрмәт итәргә өйрәнми.

Безнең әби-бабайлар юкка гына: «Яхшы сүз – җан азыгы», «Ир – гаиләнең терәге, хатын – өйнең бизәге» дип әйтмәгән. Бу сүзләрдә тирән мәгънә бар. Терәкне үз кулың белән какшатырга кирәкми. Киресенчә, бер-береңә таяныч булганда гына гаилә нык була. Бу сүзләр, әлбәттә, ир-атларга да кагыла. Хатынны кимсетеп, аның хезмәтен күрмәмешкә салышып яшәү дә бәхет китерми. Хөрмәт ике яклы булганда гына мәхәббәт саклана.

Өч көнлек дөньяда бер-беребезне рәнҗетеп түгел, кадерен белеп яшик. Иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми. Шуңа күрә бүген үк рәхмәт әйтергә, җылы сүзләрне кызганмаска өйрәник. Гаилә бәхете һәрвакыт мәхәббәттән генә түгел, ә үзара хөрмәттән дә башлана. Шуны онытмыйк.

Мөслимә апагыз. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев