Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Гаилә корырга теләүче җаваплы ир-егетләр бармы бу дөньяда? (редакциягә килгән хат)

Үзем белән булган бер вакыйга турында сөйләмәкче идем сезгә, кирәк дип тапсагыз, «Әйтәм әле»дә бастырырсыз. Яшем утызга якынлаша, кияүгә чыгарга кирәк дигән фикер күңелне көннән-көн ныграк тырный. Төс-кыяфәтем зарланырлык булмаса да, үз тиңемне һич очрата алмыйм. Социаль челтәрләр аша да танышып карыйм үзе, очрашкан да булды. Менә берсе...

...белән кафега баруымны гына әйтмәкче идем. Тәмле ризыклар алып, тукланганнан соң, акча түләр вакыт җитте. Төскә-биткә ярыйсы гына булган кавалерым каушый башлады, имеш карточкасын өйдә калдырган икән. Эшнең нидә булуын аңладым инде, әлбәттә. Бер кичке аш өчен түләргә акчасы да булмаган егет белән ничек тормыш башларга кирәк? Мактанып утыруыннан да күңелем болгана башлаган иде. Хәленнән берни килмичә, масаеп сөйләнүчеләрне җенем сөйми. Кыскасы, икебез өчен дә үзем түләдем һәм аның белән башка очрашмаска булдым. Ул да шалтыратмады. Гомумән, үз өстенә җаваплылык алып, гаилә корырга теләүче ир-егетләр бармы соң ул бу дөньяда, дип газета укучылардан сорамакчы идем. Тыңлавыгыз өчен рәхмәт.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев