***
Фото: ясалма интеллект
Бервакыт, падишаһ Әкбәр җиргә таяк белән сызган да, үзенең зирәкләрдән зирәк киңәшчесенә чишә алмаслык мәсьәлә биргән:
– Әлеге сызыкка кагылмый гына, аны кыскарт яки юк ит, – дигән.
Киңәшче, бер сүз әйтми генә, җирдәге сызык янына аңардан озынрак итеп тагын берне сызып куйган һәм шул рәвешле падишаһныкы кыскарып калган.
Нет комментариев