Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Чегән димәссең дә (редакциягә килгән хат)

Без чегәннәрне ялтыр-йолтыр әллә нинди киемнән, башларында яулыктан һәм кара чәчле, шапшаграк халык итеп күрергә гадәтләнгән. Күптән түгел безнең күршеләр фатирларын сатты. Ике балалы яшь гаилә алды һәм безнең күзаллавыбызны йөз сиксән градуска үзгәртте дә куйды болар. Чегәннәр булып чыкты! Үзләре әйтмәсә нинди милләт вәкилләре булуын, мәңге белмәс идек...

Ире һәм балалары «карарак» булгач, көньяктандыр инде дип уйлаган идек. Ә хатыны блондинка! Рус яки башка славян кешеседер, дидек. Үзләрен тотышлары, киенүләре, сөйләшүләре – нәкъ безнеңчә (русча). Балалары да безнең балалардан берни белән аерылмый, культурныйлар, тәртиплеләр шундый. Ире дә, хатыны да эшли, чит ил машинасында йөриләр. Балалары – кызлары мәктәптә укый, уллары әле бакчага йөри. Фатирларына шәп итеп кыйммәтле ремонт ясап чыгардылар. Менә сиңааа... Шул.

Кемнәр икәнен белгәнче, тыныч идек. Елмаешып, исәнләшеп, аралашып йөрдек. Ә чегәннәр булуы ачыклангач, сагаеп калдык. Шикләнеп карыйбыз, бик аралашмаска тырышабыз. Исәнләшәбез үзе. Мөнәсәбәтебез үзгәргәнне белгертәсе дә килми. Әмма, үзгәрде бит! Нигә икән ул? Югыйсә, алар шундый ук булып калды: тәртипле һәм тәрбияле. Тынычлар, бернинди тавыш, музыка юк. Чисталар. Цивилизованныйлар.

Проблема безнең үзебездә шул. Кечкенәдән үк чегән халкына карата негатив караш канга сең гән, һич кенә дә баштан алып атып булмый шуны. Менә хәзер үзебезне яңа баштан тәрбияләргә, минталитетны үзгәртергә кирәк инде. Югыйсә, тәрбиясезлегебезне күрсәтеп, алар алдында оятка калуыбыз бар.

Димәк, алар да утрак тормышны үз итә башлаган. Бу чегәннәрнең индивидуальлеген бетерә, әлбәттә. Әмма, нишлисең? Без, татарлар да шулай үзгәргән бит: калфак-кәләпүшләр баштан салынган, камзул-читекләр, милли күлмәкләр шулай ук...

Уй-фикерләре белән уртаклашучыны Миләүшә диеп белерсез.

Фото: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев