Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Бер суга икенче тапкыр керүдән куркып... (редакциягә килгән хат)

Кызлар, үз башымнан үткәннәрдән чыгып, сезгә шуны әйтәсем килә: хатын-кыз кайвакытта, нишләргә белмәгәнлектән, әллә нинди үкенечле адымнарга бара. Һәм безне аларга ирләр этәрә. Шуңа, гөнаһлары да уртак була күрсен. Ирем миннән ун яшькә диярлек яшь. Әлбәттә инде аның әти-әниләре безнең мөнәсәбәтләргә каршы булды...

...Кызлар, үз башымнан үткәннәрдән чыгып, сезгә шуны әйтәсем килә: хатын-кыз кайвакытта, нишләргә белмәгәнлектән, әллә нинди үкенечле адымнарга бара. Һәм безне аларга ирләр этәрә. Шуңа, гөнаһлары да уртак була күрсен.
Ирем миннән ун яшькә диярлек яшь. Әлбәттә инде аның әти-әниләре безнең мөнәсәбәтләргә каршы булды. Мин үзем дә аны озак вакыт җитди кабул итмәдем. Аның армиягә китеп, ниһаять, мине тынычлыкта калдыруын көттем.

Хәрби бурычын үтәп кайткач та, кабат артымнан йөри башлады. Мин дә инде әкренләп аңа гашыйк була башладым. Ул үзгәреп, «зур үсеп» кайткан иде. Шулай да, яшь араларыбыз шактый булганлыктан, аралашуыбыздан юньле нәрсә килеп чыкмаячагын аңлый идем. Әмма «өстә» бездән сорап тормыйлар шул, алдан язып куелган бары да.

Бер матур көндә үземнең балага узганлыгымны белдем. Белдем дә, нишләргә дә белмәдем. Берничә көн булачак әти кешегә дә хәбәр итмичә түздем. Уйландым. Аннары, барыбер әйтергә инде, дип, сөйләп бирдем. Ул тәкъдим ясады, мин ризалаштым.

Яңа барлыкка килгән гаиләбездә идиллия нибары кызыбыз туганчы гына дәвам итте. Аннары бер-беребезгә ризасызлык белдерүләр башланды. Иремә миннән игътибар, аңардан миңа ярдәм җитмәде. Даими эш юклыктан, катастрофик рәвештә акча да җитмәде.

Нәкъ бер елдан, көннән-көн көчәя барган скандаллар җирлегендә, аерылыштык. Кызыбыз белән кызыксынмады – бөтен эш минем өстә иде, матди яктан булышмады – декрет акчаларымны һәм минем әти-әни бирә алган суммага яшәдек, шуңа күрә аерылышуга гаризаны мин яздым.

Тагын бер ел узып, кызыбызга ике яшь тулгач, ирем кабат фатирыбыз бусагасында пәйда булды. Ул чыгып киткәндә кызыбызга нәкъ бер яшь иде. Бик кечкенә булуына карамастан, бала әтисен таныды һәм «бу минем әтием – супергерой» сүзләре белән, кочагына ташланды.

Берникадәр вакыт ул кунакка килеп йөрде, аннары барысын да яңа баштан башларга тәкъдим итеп, күченеп килде. Бер айдан йөккә калуымны белдем. Ирем баланы калдырырга теләде, әмма мин, бу юлы инде ике бала белән, кабат ялгызым калудан курыктым…

Менә хәзер бик тә үкенәм, шул куркаклыгым өчен үземне әрләп туя алмыйм. Тапкан булсам, инде йөгереп йөрер иде... Хатын-кызларга күңелемдәгесен җиткерәсем килә: әгәр дә сайлау алдында торасыз икән, һичшиксез балага гомер бирүне сайлагыз, яме. Һәр сабый үз ризыгы белән туа, дигән сүзләр дөрес. Аннары, дөнья да бер төрле генә тормый. Бер ара акча җитешми икән, бераздан һичшиксез яхшы эше дә, өстәмә акча чыганагы да табыла ул. Ә баланы кире кайтарып булмый... эххх…

Шалтыратучы ханым үзе турында бернинди дә мәгълүмат бирергә теләмәде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев