Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Бер кәнфит тә зур шатлык! (редакциягә килгән хат)

1995 елның 1 гыйнвар иртәсе күңелемдә иң җылы истәлек булып саклана. Бу, көтелмәгән, әмма бик тә теләгән бүләк алу шатлыгыннандыр, мөгаен. Хәтерлисездер, туксанынчы еллар бик авыр булды. Мин моны, әле ул чакта бала гына булсам да, яхшы хәтерлим. Өстәлләрдә артык әйбер юк иде. Ул хәзер бернәрсәнең кадере юк, чүп чиләге арткан азык-төлек белән тула. Ә ул елларда һәр нәрсә исәпле, үлчәүле булды...

Фото: ясалма интеллект

«Яңа ел белән, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Ат елы Еланныкына караганда күпкә яхшырак, тагын да уңышлырак булсын! Газетаны яратып укыйбыз, мондый интернет заманында да басма матбугатны саклап кала алуыгызга, бар күңелегезне биреп эшләвегезгә сокланабыз! Менә минем дә балачак хатирәсе белән уртаклашасым килде, бастырсагыз рәхмәтле булыр идем. Үзең язган әйберне газетадан укыйсы бик күңелледер ул...»

...1995 елның 1 гыйнвар иртәсе күңелемдә иң җылы истәлек булып саклана. Бу, көтелмәгән, әмма бик тә теләгән бүләк алу шатлыгыннандыр, мөгаен. Хәтерлисездер, туксанынчы еллар бик авыр булды. Мин моны, әле ул чакта бала гына булсам да, яхшы хәтерлим. Өстәлләрдә артык әйбер юк иде. Ул хәзер бернәрсәнең кадере юк, чүп чиләге арткан азык-төлек белән тула. Ә ул елларда һәр нәрсә исәпле, үлчәүле булды. Ачтан тилмермәдек, әмма туйганчы ашарлык тәм-томнар да өстәлдә өелеп тормады.

1995 елның декабрендә әти кыскартуга эләкте, әни эшләгән завод хезмәт хакын яртышар ел түли алмады, түләгән очракта да әйберләтә бирәләр, ә аны сатып акчага әйләндерергә кирәк. Шуңа, гаиләбездә акча иң-иң кирәкле ризыкларга гына тотылды, кием турында сүз дә юк.

Яңа елга әти-әнидән бүләк сорауның мәгънәсезлек икәнен мин хәтта бала акылым белән дә аңладым. Кыш Бабайда да кризис икәнен, мәктәптән җитәкләшеп кайтканда, сүз ара сүз чыгып, әни дә җайлап кына аңлатты.

Бала – бала бит инде ул, өченче сыйныфта укыса да, барыбер күңеле белән өметләнә. Мин дә 1 гыйнвар көнне иртән торгач, әти-әнигә сиздерми генә залга кереп, бизәлгән чыршы асларын карадым. Әмма анда мишурадан башка әйбер юк иде. Шулай буласын белеп торсам да, әлбәттә, күңелсезләндем. Күз яшьләре белән тула башлаган карашымны чыршы ботакларына, уенчыкларына төбәдем. Һәм шунда нәкъ күзем турысындагы өч ботакка өч шоколад элеп куелган иде! Сникерс, Натс һәм Баунти! Шунда шатлыгымнан, әти белән әнигә рәхмәт хисләреннән, бәхетемнән елап ук җибәрдем. Ул елларда, аннан соң да, шул кәнфитләрдән дә тәмлерәк, кадерлерәк бүләк булмагандыр, мөгаен. Нинди юллар белән алынган бит әле ул! Аннары, зуррак үскәч, әти сөйләде.

Әйткәнемчә, завод хезмәт хакын әйберләтә бирә иде һәм әтиләр шуларны Мәскәү-Казан поездына утырып китеп, саталар иде. Менә шулай Мәскәүдән кайткан шоколадлар иде алар. Мин өчесен дә өчәр тигез кисәккә бүлеп, әти белән әнигә дә өлеш чыгардым. Ә үзем башта кагылмадым да, сакладым, аннары әәәзз-әзләп кенә тешләп ашадым. Менә шундый бүләкләрнең дә кадерле чаклары бар иде. Ә хәзерге балаларга башка сыймаслык суммаларга әллә нинди затлы бүләкләр алалар, рәхмәтләре дә юк, кадерләре дә. Бер көн шатлансалар – шатланалар, шатланмасалар – юк. Чөнки барысы да бар һәм күп.

Матур тормышларда, җитешлектә, әмма булганның ка дерен белеп яшәргә язсын. Бу ел көтелмәгән шатлыксөенечләргә бай булсын!

Әлфирә Шатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев