Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бала тапкан хатын андый булмый (редакциягә килгән хат)

Газетага хат язып, бер мәсьәләне кузгатырга телим. Бастырып чыгарыгыз әле.

Читтән күзәтүчеләргә яшь балалы әниләр үзләренә бер төрле төркем кешеләре кебек. Сөйләшергә үз темалары (билгеле инде нәрсә турында икәне) бар һәм алар бер-берсен бик яхшы аңлый, кирәк чакта яклый. Алар – охшаш борчулар, тәҗрибә һәм проблемалары булган аерым бер социаль төркем хасил итә. Аның билгеле кагыйдәләре бар. Әгәр дә шулардан тайпылгансың икән, син «ак карга» һәм чукырга тотыналар. Сине читләштерәләр һәм гаеп итәләр. Бала тапкач, миңа шундый дөреслек белән очрашырга туры килде.

Мине гел тикшерүләрен, тәнкыйть­ләүләрен, чагыштыруларын һәм көлүләрен сизеп тордым. Боларны мин паркта коляска белән йөргәндә, эскәмиядә утырып торганда, полик­линикада яки кибеттә ишетәм. Барлык балалы хатыннар (алар гына да түгел), карыйлар һәм минем турында фикерләрен әйтәләр. Әгәр дә шыпырт кына, мин ишетмәслек итеп сөйләшсәләр, бер хәл. Әмма, кызганычка, ишетәм. Ә күз карашлары, әйтерсең, аркамны тишә.

Нигә алай соң, эш нидә, дисезме? Эш бары тик, күпчелекнең уйлавынча, минем яшь әни типажына туры килмәвемдә. Мин чынлап та алардан аерылып торам һәм моңа шатмын.
Бала тапкан яшь әни ул нинди, ничек күзаллана? Әйе, формасыз киемнән, арыган кыяфәтле, юылмаган чәчле һәм бизәнмәгән бичара хатын. Ул ана-героиня бары тик балалары һәм гаиләсе өчен яши. Үзе турында уйларга, кайгыртырга аның ни вакыты, ни теләге юк.

Әгәр дә кайсы да булса яшь әни шул гомуми картинадан аерылып торса, бөтен карашлар аңа төбәлә. «Кара инде моны! Ничек шулай булдыра ул? Мөгаен, өендә бернәрсә дә эшләми торгандыр. Баласына уенчыкка караган кебек карый». Мин мондый гаепләүләрне бик күп ишеттем, инде ятлап бетердем. Тездән өстә итәк яки матур итеп бизәнү – сезне ана роленнән сызып ата.

Минем очракта әле тагын бер начар факт өстәлде – озын тырнак­лар. Алар миңа ошый, маникюр белән мин үземне матуррак хис итәм. Йөкле вакытта да кисмәдем, бала тапкач та калдырдым. Әлбәттә, башта икеләндем, баланы тиешенчә карарга комачауламасмы икән дип, борчылдым. Әмма бер генә проблема да күрмәдем. Озак вакыт озын тырнак белән йөргәч, аңа ияләшәсең һәм барлык эшләрне дә җайлы гына башкарасың, бер кыенлыгы да юк. Хәтта күздән кечкенә генә чүпне дә, бернинди зарар китермичә, шул тыр­нак очы белән алам.

Тик, әлбәттә инде, башка әниләр яхшырак белә. Мин озын тырнак белән йөрим икән, димәк өемдә бала караучы нянька бар. Чөнки әни кеше озын тырнаклары белән, зыян салудан башка, бернәрсә дә эшли алмый. Шулай уйлаучыларның сүзләрендә бер бөртек тә дөреслек юк. Баламны тапкан минутыннан алып үзем карыйм.

Ләкин, «мамочка»лар үзләренчә фикер йөртә. Миңа мөнәсәбәтләре усаллык белән. Хәтта, матур киенеп йөрүемне гаепләп, яңа әти эзлидер әле, дигән нәрсә дә әйтәләр. Болар барысы минем өчен юк нәрсә. Чөнки мин эш сөючән һәм буш вакытымның бер минутын да диванга утырып, телефонга текәлеп уздырмыйм. Өем чиста, ашарыма пешкән, кер юылган. Үземне тәртипкә китерергә һәрвакыт вакыт табам. Ирем искиткеч кеше, мин аны беркемгә дә алыштырмас идем.

Миндә шундый фикер туды…

Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №50 (20 декабрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Зәринә Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев