Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Әниемне күралмыйм (редакциягә килгән хат)

Гомерең буе ышанган нәрсәнең ялган булуын ачыклаудан соң туган хистән дә авыр нәрсә бардырмы… Мин, беренче карашка, гадәти гаиләдә тудым. Ул әти-әнидән һәм миннән гыйбарәт. Тик бер «әмма»дан, әнинең авыру йөрәгеннән кала, безнең барысы да яхшы иде...

Аны борчырга, аңа ачу итеп ни дә булса эшләргә ярамый, андый мизгелләрдә әнинең хәле шунда ук начарлана. Гадәттә, андый вакытта ул диванга барып ята, ахылдый, ухылдый башлый. Моңа карап тору авыр һәм куркыныч иде. Бигрәк тә миңа – бар йөрәге белән яраткан әнисе өчен борчылучы кечкенә балага.

Шундый, әни диванда «үлеп» яткан мизгелләрдә, мин куркудан дер калтырый идем. Һәм андый вакытларда, миңа әни әйткән бер күч эшләрне эшләп куя идем. Бары тик әнинең хәле тизрәк яхшырсын да, урыннан гына торсын – әллә ниләр эшләргә риза.

Боларның барысы да минем психикага йогынты ясамый калмады, әлбәттә. Мин әни өчен бик тә борчылдым. Ә икенче яктан, аның янына барырга курка идем…

Чөнки ул юк кына нәрсәдән дә тулы бер спектакль уйный ала иде. Мәсәлән, ак ипи урынына карасын алсам, бишле урынына дүртле куйган булсалар, яки вакытында савыт-саба юмасам, тузан суыртмасам, тузан сөртмәсәм – теләсә нәрсә өчен. Алга таба гел бер үк хәл кабатлана: әни йөрәген тота да, диванга ятып, ыңгыраша башлый, имеш авырта.
Ничә ел бергә яшәп, әти аның мондый өянәкләренә ияләнеп беткән. Чираттагы «пристубы» соңгысы була күрмәсен дип, икебез дә курка идек. Шуңа куркуларыбызны бүлешә һәм әнигә нәрсәне сөйлибез, ә нәрсәне белмәсә яхшырак булачагы турында хәл итә идек. Әти белән араларыбыз якынайды, ә әни белән өйдә дә очрашмаска тырыштым. Юк, уйлый күрмәгез, әлбәттә әнине дә ярата идем. Әмма сүзләремне үлчәп кенә сөйләргә тырыштым, начар хәбәрләрне бөтенләй әйтмим, бары тик яхшыларын гына. Әнине болар шатландыра, аңа яхшы булуына, тагын бер көн өянәксез узуына мин дә сөенәм.

Әлбәттә, янына утырып, әнигә барлык теләгән нәрсәләрне бик тә сөйлисем килә иде. Хоббиларым, кызыксынуларым, бер сыйныфка зуррак малайның качып кына миңа тәнәфестә елмаюы турында... Дус кызы белән дүртенче класста укыганда ташландык бинага барып мәче балаларын ашатуыбыз хакында... Ләкин эчке тавышым мине туктата һәм боларның барысы да үземдә калса, яхшырак булуын мин дә аңлыйм. Алайса, мало ли...
Бер кичтә әти эштән соңгарак калып кайтты. Ун минутка! Ул кайтып кергәч үк, әни гауга куптарды. Әти аңа бөкеләр аркасында тоткарлануын аңлатыр­га тырышып карады. Тик әни аны, әйтерсең, ишетми дә. Кабат... Кабат әни кычкырып ахылдый-ухылдый, йөрәген тотып, диванга ауды.

Әти аның өчен бик тә курыкты һәм әнинең каршы килүенә, чакыртасы булма, дип кычкырынуына карамастан, ашыгыч ярдәмгә шалтыратты. Килделәр. Врач әнине карады, барлык тиеш булган нәрсәләрен үлчәде. Һәм: «Сезнең йөрәгегез таза, кан басымыгыз нормада – космоска оча аласыз!» – диде.

Шунда әти белән икебез дә аның һәрвакыт безнең өчен спектакль уйнавын аңладык. Ә мин психикамны дәвалау, эчемә кереп утырган куркуны бетерү өчен хәзер яхшы гына сумма түләп, психологка йөрим. Һәм... әнине күралмыйм... Шундый ана буламы? Иң якын кешеләрдән шулай көлү, куркуда тоту нормаль хәлме? Өйдәге террорист булып чыга бит инде ул. Аңа да белгечкә күренергә куштым. Минем әнигә карата яратуым да, хөрмәтем дә калмады. Ялган кайчан да булса бер ачыла шул ул. Кияүгә чыгып, тизрәк өйдән китәсем килә. Әнине күргән саен, кечкенә чактагы куркуым калкып чыга. Аның белән бергә яшәгәндә дәвалануымның нәтиҗәсе булмаячак, мөгаен.

Ире һәм балаларын үз кубызына биетеп яшәргә теләүчеләр бер минем әни генә түгел, әлбәттә. Гыйбрәт булсын өчен сөйләдем. Алай итмәгез, яхшыга китерми...
 

Алсу.
Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев