Яшел Үзәндә бу юнәлештә хезмәт итәргә теләүчеләр юк түгел. Бу хакта без Яшел Үзән районы хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Самат Миңнеханов белән сөйләшәбез.
Фото/видео: Илсөя Садыйкова
Аңлашылганча, теләк белдерүче беренче чиратта Африка корпусына җыю белән шөгыльләнүче часть вәкиленә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
- Анкета тутырыла һәм ул электрон рәвештә Казанга тикшерүгә җибәрелә. Әгәр дә кандидат бөтен параметрлар буенча туры килсә, ул медицина тикшерүе уза, шәхси дело тутырыла һәм шуның белән полиграфка җибәрелә, - дип сөйли Самат Миңнеханов.
Контракт төзүчеләргә түләүләр һәм шартлары турында да сүз барды. Тулырак бу хакта газетаның киләсе санында укырга мөмкин булачак.
Нет комментариев