Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә хезмәт: 300 процент өстәмә, уен кебек өйрәнү һәм 2,9 млн сум акча

Яшел Үзән хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә контракт буенча кандидатлар сайлау пункты инструкторы Самат Миңнеханов безгә биргән интервьюсында пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә хезмәт итүнең файдалы яклары турында сөйләде.

Әңгәмәдә иң кызыклы саннар, өстәмә түләүләр һәм яңа гаскәргә ничек эләгеп булуы ачыкланды.

Кемгә 300% өстәмә бирелә?
Яңа гаскәр – пилотсыз очу аппаратлары гаскәрендә хезмәт итүчеләргә хезмәт хакына зур өстәмәләр каралган. Хәрби хезмәткәр нинди вазыйфа башкарса да, хезмәт хакына 300 процент өстәмә алачак. Оператор буламы, әллә йөртүчеме – аерма юк.

«Уку үзәкләрендә укыган чорда ук аларның хезмәт хакы 70 мең сумнан башлана. Ә махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәндә күләме 240 мең сумга кадәр җитә», – диде Самат Миңнеханов.

Татарстан – лидер: беренче контрактка 2,9 миллион сум

1 гыйнвардан башлап Татарстанда РФ Министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар. Бу – Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч, ә ил күләмендә иң зур түләүләрнең берсе. Моннан тыш, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче 3 меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.

Компьютер уеннары яратучыларга юл ачык

Әгәр сез компьютер уеннарын яратасыз икән, сезнең өчен бу гаскәргә эләгү мөмкинлеге тагын да зуррак. Офицер сүзләренчә, геймерларның кул моторикасы яхшырак үскән, ә гадәти уен интерфейсы аларга яңа техниканы тизрәк үзләштерергә ярдәм итә.

Ничек контракт төзергә?

Яңа гаскәрдә хезмәт итү үзенчәлеге – монда контракт бер елга гына төзелә, һәм ул автомат рәвештә озайтылмый. Хезмәткәрне башка төр гаскәрләргә дә күчермәячәкләр. Әзерлек Татарстанга күрше төбәкләрдә ике ай дәвамында узачак.

Исегездә тотыгыз: яңа гаскәр сугышчылары пилотсыз һавада очучы, суда йөзүче һәм җирдә хәрәкәт итүче барлык техника белән идарә итәчәк. Алар арасында танылган «Герань» һәм «Странник» гусеницалы дроннары да бар.

Контактлар:

Контракт төзү турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында, яки 117 телефоны буенча шалтыратып (4 кнопкасөы) белергә мөмкин.

Казан шәһәрендә контракт буенча хезмәт итү пункты: Аэропорт урамы, 1/40 йорт.
Телефон: 8 (843) 221-44-52.
Башка төбәкләр өчен: 8 800 222 59 00 яки 117.

Бу сорау белән Яшел үзән шәһәренең Туктаров урамының 3нче йортында урнашкан хәрби комиссариатына да мөрәҗәгать итәргә була. Белешмәләр өчен телефон:  8 (84371) 59-425 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев