Норлат волонтерлар штабында 2025 елга йомгак ясадылар
Кадерле якташлар, Яшел Үзән районының Норлат зонасында яшәүчеләр!
Менә борчулы, хәрби, җиңел булмаган 2025 ел да ахырына якынлаша. Бүген һәркем бу елга йомгак ясый. "Өмет" волонтерларының Норлат штабы узган елда сезнең ярдәм белән 54 гуманитар ярдәм партиясен фронтка җибәрде, 2022 елның октябреннән барлыгы - 104 партия. Горурланабыз!
Декабрь ае бик киеренке һәм нәтиҗәле узды: сугышчылар өчен гуманитар йөкнең 8 партиясен җибәрдек. Шушы саннар артында – безнең волонтерларның иксез-чиксез хезмәте, фронтовикларга даими булышучы игелекле якташларыбызның ихлас ярдәме. Якташларыбызның ярдәм фондына керткән ирекле взнослары ярдәмендә сугышчыларга кирәкле тегү эшләнмәләре, маскировка һәм антидрон челтәрләр тегү өчен тукымалар, генераторлар, җылыту җайланмалары, пауербанклар, окоп шәмнәрен ясау өчен парафин, газ баллоннары, бутыльләрдә су, термо киемнәр, урын-җир әйберләре, медикаментлар, гигиена чаралары һәм башкалар сатып алынды.
Сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез!
Авыл җирлекләре башлыкларына ярдәмнәре, оперативлыгы, оештыру сәләте өчен зур рәхмәт!
Балаларыбызга җылы хатлары, открыткалар, фронтовикларга кулдан ясалган күчтәнәчләре өчен зур рәхмәт!
Киләсе 2026 ел илебезгә һәм һәр гаиләгә озак көтелгән тынычлык, җан тынычлыгы, иминлек алып килсен!
Сезнең булуыгыз өчен зур рәхмәт!
Роза Ягудина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев