Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Мина кыры аша узган тормыш юлы

Бүген без бөтенләй башка чорда яшибез. Кичә генә гадәти булып тоелган нәрсәләр бүген инде тарихка әверелде. Вакыт үзгәрде, кешеләр дә, тормыш сынаулары да катлауланды. Әмма һәр заманда Ватан өчен җаваплылык тоеп яшәгән, ил язмышына битараф булмаган кешеләр бар. Алар – безнең заман геройлары.

Бүген мондый геройларны без махсус хәрби операция катнашучылары арасында күрәбез. Аларның һәркайсы – аерым язмыш, аерым тормыш юлы. Әмма аларны бер уртак сыйфат берләштерә: Ватанга тугрылык, чыдамлык һәм җиңүгә ышаныч. Иң гаҗәбе – ут эчендә булган бу кешеләрдән зарлану сүзләре ишетмисең. Киресенчә, алар тыныч тормышның кадерен белеп, киләчәккә өмет белән карый. Менә андыйлардан үрнәк алырга кирәк тә инде.

Шундый кешеләрнең берсе – Яшел Үзән районы белән тыгыз бәйле, махсус хәрби операция катнашучысы, «Железный» позывнойлы Антон Викторович Железнов.

АРМИЯ – БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ

Антон Железнов тумышы белән Васильево бистәсеннән. Нәкъ менә шунда ул дөньяга килә, үсә, белем ала. Кечкенәдән үк хәрби форма кияргә, илне сакларга хыяллана. Бу хыял аны еллар узгач армиягә алып килә.

Антон ун елдан артык артиллерист буларак хезмәт итә. Мәскәү янындагы частьларда хезмәт юлында чыныгу ала, тәҗрибә туплый. Армиядән кайткач та гражданлык тормышын сайламый – 2017 елда контракт төзи һәм хезмәтен дәвам итәргә карар кыла. Язмыш аны ерак Курил утрауларына алып китә. Бу карар аның өчен сынау гына түгел, ә тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә.

– Анда хезмәт итү җиңел түгел, – ди Антон. – Әмма без моңа аңлы рәвештә бардык.

МХО: БЕРЕНЧЕ СЫНАУЛАР

2022 елда махсус хәрби операция башланганда, Курил утрауларында хезмәт итүчеләрне анда башта җибәрмиләр. Әмма җәй көне МХО зонасына китү мөмкинлеге тугач, Антон һәм аның хезмәттәшләре икеләнмичә ризалык бирә.

– Без яшь идек, безнең өчен ул мөһим булды. Чын сугышның нәрсә икәнен үз күзләребез белән күрәсебез килде, – дип искә ала ул

Украинага Антон өч тапкыр командировкага бара. Беренче командировкасы өч айга гына сузылса, калганнары яраланганчыга кадәр дәвам итә. Һәр тапкырында ул алгы сызыкта була, төрле катлаулы бурычлар башкара.

Антон үзен бер вазифа кысалары белән генә чикләми. Кирәк чакта ул эвакуация оештыра, штаттан тыш бурычларны үти, шәхси состав җитмәгәндә штурм төркемнәренә дә кушыла. «Куелган бурыч үтәлергә тиеш» – бу аның тормыш кагыйдәсе.

ЯШӘҮ ӨЧЕН КӨРӘШ

Соңгы командировкасы аның өчен аеруча авыр була. Покровск юнәлешендә, катлаулы урман-сазлыклы җирдә, бик катлаулы бурыч үтәргә барганда Антон минага баса.

– Сукмак чиста, дип хәбәр иттеләр, әмма дошман төнлә дроннар ярдәмендә миналар ташлап өлгергән икән, – дип сөйли ул.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Яра авыр була. Әмма Антон югалып калмый: үз-үзенә жгут сала, иптәшләре күрсәткән ярдәмнән соң шуышып булса да терәк пунктка кадәр барып җитә. Берничә көн дәвамында аны эвакуацияли алмыйлар, шуңа карамастан яшәү теләге көчлерәк була, ул исән кала. Бу – чын батырлык үрнәге.

Бүген Антон Яшел Үзәндә тернәкләнү уза. Авыр җәрәхәтләргә карамастан, ул хезмәтенә кайтырга әзер булуын әйтә.

– Мин үз бурычымны ахырга кадәр үтәргә тиеш, – ди ул.

ГАИЛӘ – ЫШАНЫЧЛЫ ТЫЛ

Һәр хәрби кешенең иң зур терәге – аның тылы, гаиләсе. Антон өчен дә гаилә – төп терәк. Хатыны Гөлнара иренең хезмәт юлын тулысынча уртаклаша. Ул аның артыннан Курил утрауларына кадәр бара, авыр шартларда да гаилә учагын саклый. Аны, хәтта, декабрист хатыннары белән дә чагыштырырга була. Антон Гөлнараның беренче никахыннан булган улы Данилны үз улы кебек кабул итә. Бүген Данил 10нчы сыйныфта укый, программист булырга хыяллана. Гаиләдә тагын 4,5 яшьлек Егор һәм күптән түгел генә дөньяга килгән Милана исемле кызчык үсә.

– Шундый гаиләм – яраткан хатыным, балаларым булмаса, мин боларның барысын да күтәрә алмас идем, – ди Антон.

(Кыскартып урнаштырылды)

Язманың дәвамын газетабызның 2нче санында (җомга, 23 гыйнвар, 2026 ел) укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев