Казан дәүләт энергетика университетында (КГЭУ) Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе вәкилләре белән патриотик очрашу узды.
Очрашу барышында ветераннар үзләренең хәрби юллары турында сөйләделәр, мөһим темаларга фикер алыштылар һәм студентлар арасында патриотик рухны ныгыту буенча алга таба бергәләп эшләү турында килештеләр.
- Мондый очрашулар яшь буында җаваплылык, Ватанга мәхәббәт һәм бердәмлек хисен тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Бергә булганда — без көчле, – дип сөйли МХО катнашучысы Руслан Сибгатуллин.
Нет комментариев