Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Илнур кайтты, китмәскә дип кайтты

Олы Ачасыр халкы батыр улын соңгы юлга озатты.

Моннан нәкъ өч ел элек, 2022 елның сентябрендә гомум мобилизация буенча Олы Ачасырдан Илнур Яруллинга чакыру килде. Күршем, абыемның сыйныфташы булганга якын күрә идем мин аны. Хәрби комиссариатка озатырга баргач та, гадәт буенча фотога төшерәм, ә ул оялып кына: «Алия апа (миннән олы булса да, яратып «апа» дип дәште), газетага чыгара күрмә тагын», – дип әйткәне бүгенгедәй хәтердә. Газетага язар көн җитте, ул инде каршы килә алмый…

Гөлфия апа белән Хәким абый гаиләсендә өлкән бала, ике сеңлесенең яраткан абыйсы ул Илнур. Кечкенәдән шук була, урта мәктәпне тәмалагач, ДОСААФта укый, армиягә алына һәм авылда яши. Күп яшьләр кебек читкә китү турында хыялланмый. Яшьли әтисен югалта, 2011 елда юл һәлакәтендә әнисенең дә гомере өзелә. Шулай итеп, Илнур ике сеңлесе өчен әти дә, әни дә була.

– Абый безнең өчен үлеп торды, гаилә башлыгы буларак, «сеңлем» дип түгел, «кызым» дип яратып дәшә иде. Балаларыбызны үз сабыйларыдай якын күрде. МХОга чакыру килгәч тә, югалып калмады. Бармыйм, дигән сүзен ишетмәдек. Хәрби хезмәтне Геленджикта чик сакчысы буларак үткән иде. Бәлки, шуңададыр, курку хисен белдермәде. Авылдан ике егеткә чакыру килде. Ринатның үзен генә калдырмыйм, дип барды. Аны кире кайтардылар, ә абый китте. Ялларга кайтуын зарыгып көтеп ала идек. Ике тапкыр яраланды. Соңгы кайтуында бик алҗыган иде, яшермим. Чөнки ул беренче көннән үк алгы сызыкта, штурмда булды. 5 айга якын элемтәгә чыкмаган чакларында ут йотып яшәдек. Инде менә кайтты. Әти белән әни янәшәсенә җирләдек. Бик авыр, күңелдәге хисләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Өч елга якын ут эчендә булган абыйның нинди медале бар, дисез. Юк! Исән чакта бирелмәде. Үлгәннән соң тапшырырлар инде аны. Тик абый үз куллары белән алган булса, күпкә дөресрәк булыр иде, ул бит аның хезмәте, – ди сеңлесе Алсинә Шиһапова, күз яшьләрен сөртеп.

– Күршеләр буларак бергә уйнап үстек, бер сыйныфта укыдык. Кечкенәдән шук, шаян идек. Балачак, мәктәп еллары, үзешчән сәнгатьтә катнашып, биеп йөргән чаклар күңел түрендә якты бер истәлек булып саклана. Махсус хәрби операциядән ялга кайткач та, Шәйхуллин дип, килеп керер иде. Күңелле мизгелләр. Ә инде киткәндә күңелендә ниләр кичерде икән?! Юк, уфтанмый иде, еш кына, андагы егетләрне сагынам, дип әйтте. Соңгы озатуыбыз 1 июльдә булды, 20 көннән ышанмаслык хәбәр килеп иреште. Әле дә ышанмыйбыз. Сәлам, яшьти, дип кайтып җитәр төсле. Ул безнең өчен чын Герой. Җыйнак кына гәүдәле Илнурыбыз нинди авырлыкларга түзеп, гел алгы сызыкта булып, илебез тынычлыгын саклады. Ниләр генә күрсә дә, зарлануны белмәде. Кайтам, дип, күп кенә хыяллары белән уртаклашты. Исән-сау кайту гына насыйп булмады, – дип сөйли сыйныфташы Рушан Шәйхуллин.

– Ялга кайтып киткән арада да балалар бакчасына керергә вакыт таба иде ул. Кечкенә нарасыйлар белән сөйләшеп утырганы әле дә күз алдымда. Бик ярата иде шул балаларны. Илнурның батырлыгы хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен дә мәңге җуелмаслык эз калдырыр. Без аның белән горурланабыз, – дип сөйли Олы Ачасыр мәктәбе укытучысы Гөлүсә Кәбирова.

Киткәненә өч ел була дигәндә, 3 сентябрьдә, Илнурның гәүдәсен туган авылына алып кайттылар. Бу көнне халык авыл урамнарына сыймый төсле иде. Батыр егетебез белән хушлашыр өчен, иң әүвәл, мәдәният йорты каршындагы һәйкәл янына җыелдык.

– Бирегә чын Герой – Илнур Яруллинны соңгы юлга озатырга җыелдык. Илнур ахыргача көрәшкән якташыбыз. Бу безнең өчен зур югалту. Шәхсән үземнән һәм район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән тирән кайгыгызны уртаклашам диде, – Зеленодольск районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Краснобаев.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эшләр белән идарә итүче Дмитрий Будкин республика һәм министрлык җитәкчелеге исеменнән Илнурның якыннарының тирән кайгысын уртаклашты:

– Махсус хәрби операциядә булган һәр ир-егет чын Ватан сакчылары. Алар илне генә түгел, ә һәммәбезне һәм балаларыбызның киләчәген саклый. Егетләребезне һәрчак истә тотыйк. Хезмәттә булганнарның исән-сау кайтуларын телик.

Илнурның курку белмәс, иптәшләренә һәрвакыт ярдәмгә ашыгырга әзер торучы батыр егет булуын хезмәттәшләре дә ассызыклый. Кукмара, Осиново һәм Мамадыш-Әкил егетләре, «Бабай», «ЗИФ» позывнойлы хәрбиләр өчен «Ярый»ның (Илнурның позывное – Ярый) үлеме зур югалту. «Гади, ярдәмчел, киң күңелле, чын патриот иде ул», – дип искә алалар. Чынлап та, күршемне мин дә бары яхшы яктан гына әйтә алам. Күңелендә усаллыгы тамчы да юк иде аның. Мәзәкчән, гади, мәрхәмәтле... Сеңелләре йортын яңартып, бик матур мунча да салып куйдылар. Исән-сау кайтып, рәхәтен күреп яшәргә дә яшәргә иде әле. Эх, насыйп булмады…

– Шушы авыр көннәрдә гаиләбезгә матди һәм рухи яктан ярдәм иткән, терәк булган, тирән кайгыбызны уртаклашкан авылдашларга, дусларга, һәммәгезгә дә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый югалтуны беркемгә дә татырга язмасын. Абыйның урыны оҗмаһта булсын, – дип теләкләрен җиткерә Илнурның сеңелләре Ләйсән һәм Алсинә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев