Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Африка корпусы татарстанлыларны көтә: 2,9 миллион сум һәм киң профильле вакансияләр

Республикада «Африка корпусы» (АК) составына кандидатлар туплау башланды. Монда операторлар, табиблар, хәтта пешекче һәм эш йөртүче хатын-кызларны да чакыралар. Хезмәт шартлары, түләү күләме һәм таләпләр — безнең материалда.

Татарстанда Россия Федерациясеннән читтә хәрби биремнәр үтәүче «Африка корпусы» (Африканский корпус) подразделениеләре өчен белгечләр сайлау бара. Төп игътибар — пилотсыз оча торган аппаратлар ( БПЛА) операторларына һәм медицина хезмәтенә юнәлдерелгән. Әмма бу юнәлешләр генә түгел, барлык хәрби белгечлекләр буенча да гаризалар кабул итәләр.

Ни өчен «Африка корпусы»?
Бу — махсус хәрби берләшмә. Анда хезмәт итү өчен кандидатларга таләпләр гадәти хәрби частьларга караганда бераз катырак. Ләкин шартлар да, түләү дә лаеклы.

Төп таләпләр:

  • Россия Федерациясе гражданы булу;
  • Яшь: гади состав өчен 45 яшькә кадәр, командирлар өчен 55 яшькә кадәр (яхшы физик әзерлек булса, яшь чикләрен йомшартырга мөмкиннәр);
  • Сәламәтлек белән проблемалар булмау (ВИЧ/СПИД, гепатитлар);
  • Эчкечелек һәм наркотикларга бәйлелек булмау;
  • Авыр маддәләр  буенча хөкем ителмәгән булу;
  • Чит илгә чыгу өчен рөхсәт булу.

Түләү ничек?
Бу мәсьәлә күпләрне борчый. Саннарны әйтәбез:

  • Бер тапкыр бирелә торган түләү — 2,9 миллион сум.
  • Айлык хезмәт хакы (РФ түгел, чит илдә булган вакытта )- 240 000   - 310 000 сум.

Хатын-кызларны да чакыралар
Медицинадан тыш, корпус 45 яшькә кадәрге хатын-кызларны да карарга әзер. Аерым алганда, пешекчеләр (повар) һәм эш йөртүчеләр (делопроизводитель) кирәк. Әлбәттә, тиешле белем һәм стаж булу шарт.

Медицина хезмәте: кем кирәк?
Медицина өлкәсендә ихтыяҗ бик зур. Шуңа күрә монда таләпләр дә аерым:

  • Урта махсус яки югары медицина белеме;
  • Эшләүче аккредитация (актуаль, 1 елдан да ким булмаган вакытка);
  • 6 айдан да ким булмаган озын сәфәргә (командировка) чыгарга әзерлек.

Эзләнә:

  • Медицина шәфкать туташлары;
  • Табиблар: офтальмологлардан алып реаниматологларга кадәр.

БПЛА хезмәте: яшь һәм осталык
Пилотсызх аппаратлар белән идарә итүчеләргә таләпләр иң катысы. Бирегә 40 яшькә кадәр генә алалар. Сирәк очракта, әгәр дә БПЛА белән эшләү тәҗрибәсе бик яхшы булса, 45 яшькә кадәр генә рөхсәт итәргә мөмкиннәр.

  • Төп таләп: Компьютер белән «син» дәрәҗәсендә аралаша белү.
  • Өстенлек: БПЛА белән эшләү тәҗрибәсе, электрон системаларны ремонтлау, композит материаллар белән эш итү, 3D-модельләштерү.

Казаннан Африкага кадәр: элемтә мәгълүматы
Контрактны Казанда ук төзеп, «Африка корпусы» сафларына басарга теләүчеләр өчен мөрәҗәгать итү юллары:

  • Адрес: Казан шәһәре, Себер тракты (Сибирский тракт), 201нче йорт.
  • Сайт: korpusafrika. ru (монда тулырак мәгълүмат)
  • Кайнар линия (элемтә телефоннары):
    • +7 (962) 558-37-81
    • +7 (962) 558-27-89

Бу сорау белән Яшел үзән шәһәрендәге Туктаров урамының 3нче йортында урнашкан хәрби комиссариатка да мөрәҗәгать итәргә була. Белешмәләр өчен телефон:  8 (84371) 59-425 

Исегездә тотыгыз: сайлау этабы җентекле уза. Корпусның махсус статусын исәпкә алып, һәр кандидатны нык тикшерәләр. Физик сәламәтлек кенә түгел, әхлакый тотнаклылык та мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев