Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Шәһәр күле дә чүпкә баткан... Барысы да гамьсезлектән

***

Фото: редакция архивыннан

Чүп савытлары янындагы пычраклык турында сез газетада еш язасыз. Безнең йорт янындагы контейнерларны вакытында бушатып китәләр. Әмма тирә-юньдә барыбер ни генә юк: иске ишекләр дә, төзелеш материаллары да, төрле кирәксез әйберләр дә ташлап калдырыла. Бер көнне махсус техника килеп, барысын да ялт итеп җыештырып, төяп алып китте. Тирә-як чистарып калды. Әмма бер сәгать тә узмады, каршы йорттан бер кеше – күрәсең, ремонт ясыйдыр – чүп-чарын чыгарып, шул урынга өеп куйды. Шулай итеп, чисталык бер көн дә сакланмады. Шуңа күрә, чүпне вакытында алып китмәделәр дип зарланганчы, башта үзебезнең гамәлләргә дә карасак иде. Чөнки бер кеше ташлаганнан соң, икенчесе дә, өченчесе дә өеннән арткан иске-москысын шунда китереп ташлый башлый. Чисталыкны саклау – һәркемнең үзеннән тора. Сүз уңаеннан шуны да өстисем килә, шәһәрнең күле дә чүпкә баткан. Уйлап карасаң, ул пычраклык та һавадан төшмәгән инде. Барысы да шул кешеләрнең гамьсезлеге. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев