Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Сабантуй – концерт түгел: Халык бәйрәмендә катнашыгыз

Укучы фикере.

Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»

«Әйтәм әле» сәхифәсен, газетаны кулга алуга, иң беренче укып чыгам. Соңгы санында берәү хәзерге Сабантуйлары ачык һавадагы концертны хәтерләтә дип язган. Мин моның җавабын беләм: халык уеннарда катнашмый, киенеп-ясанып чыга да, күзәтеп тик утыруын белә. Ә бәйрәм кем өчен оештырыла соң ул һәм анда кемнәр катнашырга тиеш? Тамаша карарга килгән кебек, читтән тикшереп, гаеп эзләп утыру рәхәттер ул, конечно, но Сабантуй халык бәйрәме. Ул уеннары, анда тырыша-тырыша ярышкан халкы белән кызык. Катнашучысы булмаса, шул ачык һавадагы концертка кайтып кала инде, нишләтәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев