Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Өлкәннәр ничек үтәргә тиеш?»: яшел үзәнлеләрне шәһәрдәге кар көртләре проблемасы борчый

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Йортыбыз янында урнашкан кибет түбәсеннән кар төшерделәр. Башта сөендем: иминлек өчен кирәкле эш бит, дип уйладым. Әмма шатлык озакка бармады. Түбәдән атылган карны ничек бар – шулай җәяүлеләр юлына өеп калдырып киткәннәр. Тау кебек өелгән кар көртләрен ерып чыгу мөмкин түгел иде. Бер-ике көннән соң ул кар катты, бозга әйләнде. Хәзер инде бу урыннан узу тагын да куркынычрак. Нигә кайбер сәүдә нокталары керем турында гына уйлый икән? Кибеткә безнең кебек яшьләр генә түгел, чак атлап йөрүче өлкәннәр дә йөри бит. Алар бу юлдан ничек үтәргә тиеш? Шәһәрдә болай да күп урында «кәҗә сукмагы» гына калган. Ә бит сатып алучының иминлеге – иң беренче урында булырга тиеш. Кар төшерү генә җитми, аны җыештыру да зарур. Иминлек – уртак җаваплылык. Сәүдә үзәкләре дә моны онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев