Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Ниндидер ризасызлыгың бар икән, уртага салып сөйләшергә генә кирәк

***

Фото: ясалма интеллект

«Заманча әни балаларга ошамый» дигән хатны укыган бер ананың фикере «Әйтәм әле» сәхифәсендә басылды. Ул анда балаларны мунча ягып, тәмле ризыклар пешереп, соңыннан машинага күчтәнәчләр төяп, озатып каласың, үзләре концерт-спектакльләргә йөриләр, «Әйдә, әни, кил, кунак булып китәрсең», – дип, чакырмыйлар дигән иде. Балаң үзеңнеке бит, эчтән үпкәләп йөрмә, араны суытма, дип киңәш бирәсем килә бу газета укучы ханымга. «Балам, миңа да концерт яки спектакльгә билет алыгыз әле, сезгә дә күптән барганым юк», – дип әйт. Әле хәзер синең йөрисең килә. Җитәр бер көн, безнең күрше әби кебек камыр да пешерә, мунча да яга алмассың. Аның балалары кайтып һәр эшне үзләре башкара. Инде ашарына пешерә алмый башлагач, шәһәргә алып китәбез, диләр. Нинди хәл инде бу?! Туганнар белән аралар бозыла дип гаҗәпләнәбез, инде бала белән ана мөнәсәбәте юк өчен какшасын! «Заманча әни» дигәнне бөтенләй аңламыйм. Ниндидер ризасызлыгың бар икән, уртага салып сөйләшергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев