«Матурлыкны җимерүчеләргә ни җитми?»
#әйтәмәле
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
«Безнең шәһәрдә куллары кычыта торган кешеләр бар. Алар ниндидер этлек эшләр өчен туган диярсең.
Сүзем урамнарны бизәп торучы совет мультфильмы геройларын бозучылар турында. Шуның кадәр тирә-юньгә зыян саласы килә икән, өегезгә кайтып, үз милегегезне бозыгыз, дип әйтер идем андыйларга.
Бу фигуркалар балаларның игътибарын бик тә җәлеп итә, үз баламнан чыгып әйтә алам. Күпләр алар янында туктап фотога төшә. Һәм менә ничек итеп аларга кул күтәрергә була инде, җә? Беркемгә дә комачауламыйлар.
Эх, табасы иде шул хулиганнарны! Тәртипкә китерсеннәр иде, үз гаепләрен аңласыннар иде. Юк шул, һәр җирдә дә камералар куелмаган һәм шәһәргә зыян салучыларны тоту мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев