Концерт узган көннәрдә кием-салымны биреп тору өчен күбрәк хезмәткәр куярга булмыймы икән?
Әйтәм әле

Концерт узган көннәрдә кием-салымны биреп тору өчен күбрәк хезмәткәр куярга булмыймы икән?

***

Фото: ясалма интеллект

Горький исемендәге мәдәни үзәк ремонтта. Тизрәк ачылуын зарыгып көтәбез. Менә шунда узган концертлар сагындырды. Родина музыкаль театры залы да бик матур, җыйнак кына. Тик концерттан соң гардеробтан кием-салымны алу үзе бер җафа. Су буе тезелгән чиратка бер кеше хезмәт күрсәтеп өлгерәме? Юк, әлбәттә. Әле кайбер акыллылары, башларын юләргә салып, ян-яктан гына чиратсыз керә. Кешеләрнең берберсенә булган хөрмәтләрен менә шушында бик яхшы күрергә мөмкин. Концерт узган көннәрдә кием-салымны биреп тору өчен күбрәк хезмәткәр куярга булмыймы икән? Этеш-төртеш, талаш та булмас иде. 


Нет комментариев