Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Киселгән карбыз алырга ашыкмагыз: табиблар кисәтә

Укучы фикере.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Яшелчә, җиләк-җимешнең өлгергән чагы, базарда карбыз ел әйләнәсе сатылса да, августта сезоны дияр идем. Киселгән килеш тә саталар, андыйны алырга ашыкмагыз әле. Табиблар әйтүенчә, аның эчендә бактерияләр бик тиз үрчи башлый. Мондый карбыз белән агуланып, хәтта дәваханәгә эләккән очраклар да бар. Әгәр инде карбызны кисеп күрсәтүне сорасагыз, ул сезнең күз алдында, чиста пычак белән һәм бер тапкыр кулланыла торган перчатка киеп киселергә тиеш. Бу – гади генә таләп түгел, сәламәтлек өчен мөһим кагыйдә. Ә алдан ук киселгән карбызга килгәндә... Аның кайчан киселгәнен, нинди шартларда сакланганын, өстенә күпме тузан, микроб кунганын беркем дә әйтә алмый. Миндә шундый сорау туа: безнең базарларда бу санитар таләпләр һәрвакыт үтәләме икән? 

#әйтәмәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев