Яшел Үзәннең Бәчек зираты – чисталык өлгесе
***
Фото: редакция архивыннан
Күптән түгел генә, апрель ахырында, Бәчектә булырга туры килде – Тукайның яраткан апасы Бибисаҗидә апа каберендә дә булдык. Бу чарада республикабызның танылган дин эшлеклесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнашты. «Республиканың бик күп район-авыллар зиратында булырга туры килә. Бәчек зиратындагы чисталык, пөхтәлек, Мәчкәрә зиратыннан кала, башка бер җирдә дә юк!» – диде ул, авыл җирлеге эшчәнлеген югары бәяләп. Чыннан да, искиткеч биредә. 1540 елгы кабергә кадәр тәрбияле. Авыл да бик төзек, матур икән. Әле май башында телефонда куелган статусларлардан күрдем – Хәйдәр Сибгатуллин тагын өмә оештырган, бик күп авылдашлар катнашкан. Афәрин, авылдашлар! Рәхмәт, бәчеклеләр, сез – үз туган ягыгызның чын патриотлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев