***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «Яшел Үзән Медиа»
Эт хуҗаларына мөрәҗәгать итеп: «Вөҗданыгыз бармы сезнең?» – дип сорыйсым килә. Үз хайваннарыгыз артыннан урамда җыештырырга кайчан өйрәнә башларсыз икән? Һәр яз юлларда бер үк картина пәйда була. Әйе, кышын бу битарафлыкны кар яшереп калган булса, хәзер үтеп баручыларга аяк басарга урын юк. Шәһәргә дә, кешеләргә дә хөрмәт юк. Эте артыннан кемнеңдер җыештыруын бик сирәк күрергә мөмкин. Хайваннар үз эшләрен эшли, ә хуҗалар гамьсез генә читкә борыла. Син аларга кисәтү ясап кара әле – ишетмәгәнеңне ишетәсең! Йорт хайваннарын тотасыз икән, җаваплылык чаралары турында да уйланырга вакыттыр инде. Эт хуҗаларын җыеп өмәгә чыгарасы иде. Шәһәр күле буенда да йөрерлек түгел. Һәр яз шундый җирәнгеч картина кабатлана.
Нет комментариев