Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Егетләребезнең нинди шартларда көн күрүләрен онытмасак иде

***

Бакырчы яшьләренең бердәмлеге турында иде сүзем. Ел ахырында махсус хәрби операция зонасына барып, егетләребезгә гуманитар ярдәм тапшырып кайттылар. Бу изге эшкә Айнур Мозаффаров җитәкчелегендә яшьләр алынды. МХО зонасына бару хыялы белән Айнур күптән янып йөри. Үз ниятен авыл халкына җиткергәч, бик теләп булышырга керешәләр. Беренче көнне үк Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин акча һәм әйберләтә ярдәм алып килә. Мәктәп коллективы токмач кисә. Авыл халкы, мәчет, Әнәс хәзрәт ярдәмен машинага прицеп тагып, тиешле урынга алып барып җиткерәләр. Илебез тынычлыгын саклаучы Бакырчы егетләре – Нияз Хафизов, Фәнзил Насыйбуллин, Илдар Хәмитов, Фәнил Сәгъдиев белән очрашу бәхете насыйп була. Яшьләрнең изгелекләренә чиксез рәхмәт. Шундый акыллы, игелекле балалар үстергән әти-әниләренә рәхмәт. Әйе, без җылы өйләребездә, йомшак юрган астында йоклаганда егетләребезнең гаиләләреннән читтә булып, нинди шартларда көн күрүләрен онытмасак иде. Тыныч тормышыбыз, аяз күгебез өчен без аларга рәхмәтле. Һәммәсе дә исән-имин генә туган якларына кайтсын, 2026 ел бары шатлыклы вакыйгалар гына китерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев