Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Черегән алма да чүп түгел

Укучы фикере

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Быел алмагачлар сыгылыплар утыра бит! Карап торырга күңел сөенә. Кайчак, бер агачта ничә алма бар икән дип, санап карыйсы килә.
Тик барысын да саклап калып булмый шул. Өлгереп җиткәнче үк кайберләре кортлый, чери, коела. Җыеп түгәргә туры килә. Тик мине бер нәрсә гаҗәпләндерә. Кайберәүләр шул черегән алмаларны чүп контейнерына илтеп ташлый.

Ә бит алма – табигый калдык. Ул череп, бик яхшы ашламага әйләнә. Бакчаның бер почмагында гына кечкенә чокыр казып яки өем ясап, алмаларны шунда җыйсаң була бит. Бер-ике елдан ул менә дигән компост булачак. Шуны яңадан бакчага сибәргә мөмкин. Чүп контейнерларын да тутырмый, табигатькә дә файда.

Кайвакыт авыл кешесенә шаккатам. Әйтерсең лә, гомер буе чүп савытларыннан файдаланганнар.

#әйтәмәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев