Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Чәчүлекләрне эшкәртү айлар буе дәвам итә: умарталарны ничек сакларга?

***

Фото: редакция архивыннан

Газетагызда «Красный Восток» хуҗалыгы биргән белдерүне укыдык. Анда чәчүлекләрне эшкәртү вакыты апрельдән июньгә кадәр, ә гербицидлар сиптерү сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк дип язылган. Әмма бу белдерү безнең кебек умартачылар өчен күп сораулар тудыра. Иң элек, эшкәртүнең төгәл көннәре күрсәтелмәү гаҗәпләндерә. Чөнки умарталарны саклау өчен аларны вакытлыча ябып тотарга кирәк. Ә белдерүдә эшкәртү вакыты берничә айга сузылган булып күрсәтелгән. Бу очракта без нишләргә тиеш соң? Умарталарны айлар буе чыгармыйча бикләп тотып булмый бит. Мондый хәл ел саен кабатлана. Белдерүләр бирелә, әмма анда төгәл вакыт күрсәтелми. Нәтиҗәдә умартачыларга үз эшен дөрес итеп планлаштыру авырлаша, ә умарталарның сәламәтлеге дә куркыныч астында кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев