Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Бу хәлгә нокта куярга вакыттыр

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Татарстанда төнге вакытта кешеләрнең тынычлыгын бозган өчен җәзаны катгыйрак итәргә мөмкиннәр. Республика Министрлар Кабинеты бу тәкъдим белән Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәргә җыена. Әгәр закон кабул ителсә, полиция хезмәткәрләре төнлә ишегалларында кычкырып музыка тыңлаучыларга, шау-шу чыгарып йөрүчеләргә карата протокол төзи алачак. Шулай ук глушитель «үкерткән» автомобиль һәм мотоцикл хуҗаларын да җавапка тарту мөмкинлеге карала. Димәк, төнлә музыка акыртучы күршеләргә яки көчле тавыш белән йөрүче машиналарга штраф салу ихтималы бар. Тик сорау кала: бу закон чынлап та эшләрме, әллә кәгазьдә генә калырмы? Чөнки безнең йорт тирәсендә, ерак түгел парк урнашкан, гел тавыш. Җәен бигрәк тә читен, тәрәзәне дә ачып булмый. Бу хәлгә нокта куярга вакыттыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев