Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Бакчаңдагысына ни җитә: Укучыбыз язмасы

#Әйтәмәле

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Иии, кызлар, ышанасызмы, җәйнең иң рәхәт, иң мул чагына – август аена да килеп җиткәнбез икән! 

Хәзер бакчага чыксаң, кыярын да, помидорын да өзеп кенә аласың. Шөкер, базар юлын таптыйсы юк. Ә бит әле күптән түгел генә кыярның килосы 500 сумга кадәр күтәрелгән чаклар булды. Помидоры да арзан түгел иде. Акча түләп алган яшелчәне дә ашадык инде.Ә хәзер бакчаңдагысына ни җитә! Үз хезмәтең белән тәрбияләп үстергән кыяр-помидорның тәме бөтенләй башка. Иртән генә өзеп керәсең дә, хуш исле салат ясыйсың. 🥗Кышка тозларга, маринадларга да өлгерергә кирәк.

 Авыл кешесе өчен август – иң мәшәкатьле, әмма иң бәрәкәтле ай. Хезмәтнең нәтиҗәсе күренә торган вакыт. Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белеп, муллык белән яшәргә язсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев