Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ел саен августның икенче якшәмбесендә без Төзүчеләр Көнен билгеләп үтәбез

Бу үзенчәлекле һөнәр, аның өчен белем, креативлык һәм сабырлык мөһим.

Безнең төзүчеләр эше нәтиҗәсендә Яшел Үзән районында яңа социаль объектлар, торак йортлар барлыкка килә, юл инфраструктурасы үсә. Быел Шәһәр балалар поликлиникасы, Түбән Карамалы амбулаториясе файдалануга тапшырылды, Осиново авылында поликлиника, район җирлекләрендә ФАП төзелеше башланды, Район үзәк хастаханәсенең хирургия корпусына, Яшел Үзән һәм Васильево мәктәпләренә капиталь ремонт ясала, "Безнең ишегалды"программасы буенча эшләр дәвам итә. 1224 урынга исәпләнгән 18 - нче номерлы яңа лицейда, Мирный микрорайонындагы Мәдәни үсеш үзәге-рекордлы срокларда төзелгән учреждениеләр иң югары таләпләргә җавап бирә һәм ачылышка әзер инде. -Бүген мин чын күңелдән төзелеш тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм. Нык сәламәтлек, бәхет һәм яңа һөнәри уңышлар телим!

 

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев