Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

106 яшьлек Әминә Гыйльманова: «Мине Аллаһ Тәгаләм кадерләп тора»

Яшел Үзән районы һәм шәһәренең иң өлкән кешесе, тыл хезмәтчәне Әминә апа Гыйльмановага 10 августта 106 яшь тулды.

 

Яшермим, котларга килгәндә сөйләшә алырбызмы икән инде дип, икеләнеп кенә фатирга аяк баскан идек, безне көр күңелле, сүзгә оста акъәби каршы алды. Сүзсез калдык, күзләр генә тимәсен. Бер карасаң күпне күргән, нинди генә авыр елларны кичермәгән, әмма ул күңел күтәренкелеген югалтмаган. Юбилярны күркәм бәйрәме белән район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән урынбасары Николай Бызин котлады һәм сәламәтлек, күңел көрлеге, тыныч картлык теләде.
Әминә Гыйльманова Олы Шырдан авылында 10 балалы гаиләдә туа. Мәктәптә укымый диярлек, чөнки авыр чакларда гаиләгә ярдәм итү өчен эшләргә кирәк була. 1930-1947 елларда колхозда сыер савучы, урман посадкаларында, аннан соң Казан тимер юлында йөк төяүче булып эшли. Ә соңрак, 21 ел дәвамында – 1953 ел дан 1973 елга кадәр, Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводының химия җитештерү цехында эшләп, аннан лаеклы ялга чыга. Ел да завод җитәкчелеге туган көн белән котлап, бүләкләр биреп, игътибарын күрсәтә. Быел да читтә калмаганнар, иң беренче булып, тәбрикләп киткәннәр.
Бүген исә Әминә апа кызы Мәдинә тәрбиясендә матур картлык кичерә. СөбеһанАллаһ, хәтере шәп, зиһене әйбәт, өй эчендә булса да акрынлап кына йөри һәм бүгенге көненә шөкер итеп яши.
– Тормышым бик рәхәттә. Ачлык ка, кием-салымга аптырый торган заман түгел. Без яшисен яшәдек, менә яшьләр тәртипле булсыннар, эшләре булып торсын, һәрбарчабыз исән-сау булыйк. Мине зурлап, искә алып килүегез өчен зур рәхмәт, – дип киләсе туган көннәрдә дә очрашырга сүз куешып саубуллаштык.

Һәркемгә дә менә шундый кадерле картлык насыйп булса иде икән ул.
Яшел Үзән районында озын гомерлеләр:
100 яшь - 3 кеше
101 яшь - 3 кеше
103 яшь - 2 кеше
106 яшь - 1 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев