«Өмет» волонтерлар штабы авылдашларга һәм волонтерларга ихлас рәхмәтен җиткерә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Өмет» волонтерлар штабы авылдашларга һәм волонтерларга ихлас рәхмәтен җиткерә

***

Абзалова Рәмилә Габделәхәт кызына — хәрбиләргә кирәкле әйберләр тегү өчен тукымалар тапшырганы өчен.

Мулла Иле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы, волонтёр Рамил Садыйковка — Мулла Иле һәм Городище авыллары халкы белән оештыру эшләре алып барганы, гуманитар ярдәмне штабка китереп җиткергәне өчен.

Мулла Иле авылыннан Равил һәм Сания Сабитовлар гаиләсенә — хәрбиләр өчен 5 литрлы 15 шешә су тапшырганнары өчен.

Норлат авылыннан Алсу һәм Вячеслав Евграфовлар гаиләсенә — 50 килограмм бәрәңге тапшырганнары өчен.

Мулла Иле, Городище һәм Олы Ачасыр авылларыннан волонтерларга — маскировка челтәрләре үрүдә ярдәм иткәннәре өчен.

- Сезнең ярдәмегез бик вакытлы һәм һәрвакыт кирәкле. Озын һәм бәхетле гомерләр телибез! Изге гамәлләрегез өчен зур рәхмәт, – дип яза Норлат авылының «Өмет» волонтерлар штабы җитәкчесе Роза Ягудина.


Нет комментариев