Узган атнада Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 974 чакыру килгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 599ы – шәһәрдән, 375е районнан булган. 391 кеше госпитализацияләнгән: 277се – шәһәрдән, 114е – районнан.
Комаров урамында өйдәше кыйнаган 39 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Васильевоның Мәктәп урамында 52 яшьлек хатын-кызны сукбай эт тешләгән. Аны хастаханәгә китергәннәр.
Осиновоның Садовая урамында 1 яшьлек бала кайнар су түгелеп, тән пешүләре алган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Чапаев урамында иптәш кызлары бармагын кискән 8 яшьлек кызга медиклар ярдәме таләп ителгән.
17нче технопаркта 29 яшьлек ирне ток суккан. Куллары һәм корсагы пешкән ирне хирургия бүлегенә китергәннәр.
Нет комментариев