Норлатның «Өмет» волонтерлар штабы «Хәмзә» һәм «Мөслимә» мәчетләре шураларына финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәтен җиткерә.
Һәр мәчеттән 20 000 сум акча бүлеп бирелгән. Бу ярдәмгә дарулар һәм җылы тукымалар сатып алыначак. Алардан хәрбиләр өчен җылы свитерлар һәм курткалар тегеләчәк.
Изге гамәлгә үз өлешегезне керткәнегез, ярдәмегез һәм игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Сатып алынган әйберләр һәм аларны җибәрү турында хисап соңрак тәкъдим ителәчәк.
Роза Ягудина
Нет комментариев