Укучы фикере.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Хәерле көн, кызлар! «Ачуымның чиге юк» дигән сүзләр бар бит. Шуңа сезгә шалтыратып бушанырга булдым. Мирный бистәсенең «Акварели» торак комплексында яшим. Август аена килгән коммуналь түләү кәгазен караганда, «отопление» графасында 22 сумнан артык сумма күреп, шаккаттым. Ялгыш язганнардыр, дип уйлап, алдагы айларны да карадым. Июнь аенда – 14 сум 60 тиен, июльдә – 1 сум 76 тиен... Иң гаҗәбе – бу чорда безгә җылылык бирелмәде дә бит! Идарәче компаниягә шалтыратып, аңлатма сорадым.
«Башкаларның бурычлары күп, шуңа аны барлык халыкка бүлеп бирдек», – дип әйтмәсеннәрме!
Гафу итегез, әмма ни өчен мин вакытында түләмәгән кешеләрнең бурычын капларга тиеш соң? Алайса, мин дә шундый адымга барыйм да, башкалар минем өчен түләрме? Аннан соң «су подогревы өчен» дип аңлаттылар. Әмма аның өчен түләү кәгазендә аерым графа һәм сумма бар бит! Сораулар бирә торгач, аңлаттылар кебек, тик җаваплары барыбер канәгатьләндермәде. Халыкның акчасын шулай исәп-хисапсыз гына бүлү дөресме? Кайда мөрәҗәгать итәргә, кемнән аңлатма сорарга икән?
Редакциядән: Сезгә дәүләт торак инспекциясенә (ГЖИ) гариза бирергә кирәк. Моны «Госуслуги.Дом» мобиль кушымта аша эшләргә мөмкин, аерым кәгазь язарга кирәкми. ГЖИ мөрәҗәгатькә 30 көн эчендә җавап бирергә тиеш.
Нет комментариев