Натураль ярдәмме, әллә акчамы? Сайлау сезнең кулда
#кирәклекиңәшләр

Натураль ярдәмме, әллә акчамы? Сайлау сезнең кулда

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) натураль формада алу ысулын сайлау мөмкинлеге барлыгын искә төшерә.

Социаль хезмәтләр җыелмасына бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары, дәвалану урынына барып һәм кайту чыгымнарын каплау, шифаханәләрдә бушлай дәвалану керә.

Кемнәр файдалана ала?

Фото: Рәзилә Хәйретдинова,

Федераль ташламалардан файдалану хокукына түбәндәге гражданнар ия:

  • инвалидлар;
  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
  • һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары;
  • хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
  • радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар;
  • Ленинград блокадасында яшәүчеләр;
  • фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары.

Ничек эшли?

Айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләгәндә, гражданнарга социаль хезмәтләр җыелмасы натураль формада бирелә. Шул ук вакытта алар НСУны акчалата алу формасына үзгәртү хокукын да саклый.

2026 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1 825,25 сум тәшкил итә.

Мөһим

Фото: Рәзилә Хәйретдинова,

Акчалата эквивалентның зурлыгы натураль хезмәт нәкъ менә шушы суммага күрсәтелә дигәнне аңлатмый. Мәсәлән, дарулар, юлламалар һәм юл йөрү чыгымнары ташламадан файдаланучыга бушлай һәм тиешле күләмдә бирелә.

Ә натураль ташламаларны акчалата эквивалент белән алмаштырган очракта, алар тиешле ташламалар өчен каралган суммада гына биреләчәк:

  • 1 405,85 сум – дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктларына;
  • 217,48 сум – төп авыруларны про филактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юлламага;
  • 201,92 сум – шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен.

«Иң кирәкле һәм ышанычлы ярдәм чарасы»

«Социаль хезмәтләр җыелмасын алу Татарстан Республикасында иң кирәкле һәм ышанычлы ярдәм чарасы булып кала. Вакыт белән сыналган система гражданнарның әлеге категориясен дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеген гарантияли», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2026 елның 7 аенда Татарстан да 8 меңнән артык гариза каралган. Алар 2027 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак.

Мәгълүмат кайдан алырга?

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина,

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонд хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларында табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001  номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай.


Нет комментариев