Татарстанда 275 меңнән артык бурычлы кеше чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм
Яшәеш

Татарстанда 275 меңнән артык бурычлы кеше чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм

Аларның 11,6 меңе алимент түләүдән качу сәбәпле чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән, дип ачыклады ведомство.

Элегрәк «Казан» Халыкара аэропортында «Хокукларың турында бел, бурычларың турында бел» дигән мәгълүмати акция узган иде. Пассажирлар суд приставларына һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан транспорт буенча линейное идарәсе вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, бурычлары барлыгын тикшерә һәм белгечләрдән консультация ала алганнар.

Шулай итеп, пассажирларның бурычлары турында алдан белергә һәм чик контролендә күңелсез хәлдән котылырга мөмкинлеге булган.

Новости Татарстана


Нет комментариев