Патриарх Кириллның Никола Тульский чиркәвен яктыртуы елның мөһим вакыйгасы булды, дип хәбәр итте бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында.
«Бу Казан Богородица монастырен – христиан дөньясының энҗеләрен торгызу эшендә тагын бер мөһим этап. Республикада тарихи вакыйганы – Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны мәңгеләштерү буенча эш дәвам итә. Казанда шул ук исемдәге мәчет төзелеше өчен мәйданчык әзерләнә», – диде ул.
Мөселман комплексы Татарстан башкаласының тагын бер архитектур бизәге булачак, дип ассызыклады ул.
Татар-информ
Нет комментариев