Татарстанда 2027 ел Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде
Яшәеш

Татарстанда 2027 ел Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Киләсе елда Минтимер Шәймиевкә 90 яшь тула. Минтимер Шәймиев иң авыр елларда җитәкчелек итте. Ул елларда милләтара һәм диннәр арасында татулык сакланды. масштаблы социаль-икътисади программалар гамәлгә ашырылды. Күбебезгә ул чакта Шәймиев командасында эшләү бәхете елмайды. Мин аннан идарә итү тәҗрибәсенә өйрәндем. Олы рәхмәтемне кабул итегез, хөрмәтле Минтимер Шәрипович!» – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте. «Без булдырабыз!» – дип төгәлләде чыгышын.

Татар-информ


Нет комментариев