Каенанам абортка акча тәкъдим итте (редакциягә килгән хат)
Төрле каенаналар бардыр, әмма минеке менә шундый. Улын кул арасыннан чыгарасы килми һәм башка хатын-кыз белән бүлешергә теләми торган. Иремнең әти-әнисенә балага узуым турында сөйләгәч, әнисе аборт ясатуымны таләп итте...
Әмма без каршы килдек.
Тимур белән танышканчы ук мин үз фатирымда яши идем инде. Акчаны да начар эшләмәдем, әти-әниемә акча белән ярдәм иттем. Ярты ел очрашып йөргәннән соң, Тимур миңа күченеп килде. Аңа кадәр, 27 яшькәчә әти-әнисе белән яшәгән. Бергә тора башлагач, әтисе әнисеннән аермалы буларак, безнең яклы булды, дөрес эшлисез, диде.
Ә менә иремнең әнисе улының минем яныма күченеп яшәвенә каршы төште, синең ул кыз белән барыбер бернәрсә дә барып чыкмаячак, өйдә калуың хәерлерәк, диде. Тимур аны тыңламады, чөнки әнисенең аны өйдән җибәрергә теләмәвен аңлый иде.
Тимур миңа күченеп, берәр атна узгандыр, әнисе Әминә апа безгә кунакка килде. Улының аңардан башка ничек яшәвен күрәсе килде. Өйдәге чисталык өчен борчылмадым, гел җыештырып торам. Ашарга пешерергә әни мине кечкенәдән үк өйрәтте, шуңа ул яктан да бәйләнерлек сәбәп табылмады. Каенанам фатирыбызда тәртип булуын аңлагач, телевизорыма бәйләнә башлады. Имеш, ул артык зур, улының күзләрен бозарга мөмкин. Без ирем белән үзара карашып, көлештек һәм Тимур үзенең бөтенләй аны карамавын әйтеп, әнисен тынычландырды.
Әминә апаның кәефе кырылганын сизеп тордым. Ул, күрәсең, безгә бөтенләй башка уйлар белән, мине начар яктан күреп, юньсезлектә гаепләргә килгән. Ә монда аның күзаллавының киресе булып чыкты, бәйләнерлек нәрсә юк.
Шул көннән соң тынычланыр, улының миңа күченүе белән килешер дип уйладым, кечкенә малай түгел бит инде. Тик ул Тимурны гел үзләренә чакыра башлады: әле өйләрендә әтисенә нәрсәдер булышырга, әле кибеткә барып кайтырга кирәк. Каенатам хатынының кыланмышларына хәтта тыгылмады да, чөнки характерын белә. Мин дә моңа тыныч карадым, чөнки үзем дә әти-әниемә даими ярдәм итеп торам. Ә инде Әминә апа нәрсәдәдер арттырып җибәрә башласа, Тимур бит барысын да аңлый, әнисен туктата.
Ярты ел элек мин балага уздым. Моңа бик тә сөендек. Соңракка планлаштырган булсак та, Аллаһ Тәгалә бүләге дип кабул иттек. Берничә көннән соң, әти-әниләргә хәбәр итеп, шатлыгыбыз белән уртаклашырга булдык. Минекеләр чын күңелдән сөенде, Тимурныкылар да шулай булыр дип уйладык, әмма башкача килеп чыкты. Әтисе булачак оныгына шатланды, әлбәттә, ә менә Әминә апаның бу хәбәрне ишеткәч, йоннары кабарды.
– Әле яши башлаганыгызга ике ел юк, нинди бала?
– Без сузмаска уйладык, – диде Тимур.
– Сезгә бала табарга иртә әле, мин каршы! Абортка акчаң булмаса, мин бирәм. Аннары үзең дә рәхмәт әйтерсең, – дип, улына тавыш күтәрде каенанам.
Без аңардан мондый реакция көтмәгән идек, кәефебез кырылды. Ирем дә әнисенә тавышын күтәреп җавап бирде:
– Без бернинди дә аборт ясарга җыенмыйбыз! Без ул баланы көттек, ә сезнең белән шатлык уртаклашырга килдек. Бу хәбәргә синең карашың шундый икән, әни, без сине оныгың янына кунакка чакырмаячакбыз, килеп йөрмәссең!
– Син бернәрсә дә аңламыйсың! Сез бергә яшәгән арада әле аның сиңа туры килүен, гомер итәрлек хатының булырлыкмы-юкмы икәнен белә алмыйсың! Хәзер юләрлек эшлисең, ә аннары гомерең буе алимент түләрсең! – дип кычкырды Әминә апа.
Тимур башка боларны тыңларга теләмәде, киттек, диде. Әйе, әнисенең безнең гаилә тормышыбыз барып чыкмас дип кайгыруы күренеп тора. Шул көннән соң каенанам улына ике ай буе аборт ясатуыбызны таләп итеп шалтыратты. Тимур соңгы вакытларда әнисе телефонына җавап бирми башлады, хәтта.
Биш ай узгач кына каенанам минем йөклелек белән килеште. Тимурдан гафу да үтенде, тугач, оныгын күрергә теләвен әйтте. Әлегә безгә килгәне юк, роддомнан чыкканда киләм дип вәгъдә бирде. Балабыз тугач, улының гаилә башлыгы һәм әти булуы белән санлашыр, безгә мөнәсәбәтен үзгәртер һәм әрләшүләр бетәр дип өметләнәм.
Әле ярый ирем аек акыллы кеше, юкса, бергә яши дә алмас идек, әнисе сүзен тыңлап, араларыбыз бозылыр иде. Ир бала үстергән әниләр шуны аңласын: улларыгыз үзе яраткан кызга өйләнсә бәхетле була, ә сез теләгәненә түгел.
Исемемне Рамилә дип куярсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев