Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

50 ел мәхәббәткә тугры калып

Ярты гасыр иңне-иңгә куеп, Бергә гомер иттегез. Үтеп алтын вакытларны, Алтын туйга җиттегез.

Бу шигырь юллары Норлат авылында яшәүче Бикметовлар гаиләсенә бик тә туры килә.
50 ел элек, 1972 елның 22 июль көнендә Илгиз белән Халидә Бикметовлар (рәсемдә) яратышып, язмышларын бергә бәйләгәннәр иде. Икесе дә бик матурлар, тырышлар, уңганнар.
Халидә Нурулла кызы Кама Тамагы ра йоны Кече Салтык авылында туып үсә. Унбиш яшендә апасы янына Норлат авылына күченеп кайта, чәйханәгә эшкә урнаша. Тиздән уңган кызны Казан кулинария уку йортына укырга җибәрәләр. Кулинар һөнәрен алып кайткач, Халидә Норлат ашханәсенә урнаша һәм 36 ел шул оешмада пешекче булып эшли. Аның пешергән ризыклары искиткеч тәмле, шуңа да аны авылдашлары зур табыннар корырга, кунак ашлары эзерләргә чакырып тора.
1969 елда яңа ел бәйрәмендә Халидә булачак тормыш иптәше Илгиз Бикметов белән таныша. Тыйнак, акыллы, матур егеткә бер күрүдә гашыйк була. Илгиз Васильево автотранспорт техникумында укый торган була. 3нче курсны бетергәч, армия сафларына алалар. Ул 1969-1971 елларда Германияда танкист булып хезмәт итә, кече лейтенант исемен алып кайта. Ике ел дәвамында Халидә Илгизне зарыгып көтә. Алар хатлар аша хисләрен белдереп торалар.
1972 елның 22 июлендә Илгиз белән Халидәнең туйлары гөрли.
Илгиз Әкмәл улы «Норлат» совхозында, «Сельхозхимия» оешмасында озак еллар гараж мөдире булып эшли, тырыш хезмәте өчен мактау грамоталары белән бүләкләнә.
50 ел гомер узып та киткән. Яшьлек еракта калса да, Илгиз белән Халидәнең йөрәкләре әле дә 18дә. Аларның мәхаббәт җимешләре – өч балалары, 6 оныклары дөнь яга килде. Ә Халидә белән Илгиз бүген дә, егет белән кыз шикелле, сөю утында яналар, бер-береннән күз алмыйлар, әзгә генә аерылсалар да, сагынышалар.
Икесе дә матурлык, чисталык ярата, икесе дә кунакчыл, кешеләргә мәрхәмәтле, юмарт, кулларыннан килмәгән эш юк. Бикметовлар – Норлат авылының күркәм гаиләләренең берсе.
Хөрмәтле авылдашларыбызга Норлат ветераннар советы, якташлар алтын туйлары уңаеннан, бәрәкәтле, бәхетле озын гомерләр тели.

Роза Ягудина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X