Татарстанда Яңа елга махсус янгынга каршы режим кертергә планлаштыралар
Яшәеш

Татарстанда Яңа елга махсус янгынга каршы режим кертергә планлаштыралар

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты әлегә антикоррупцион экспертиза уза.

Режим 2026 елның 25 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу вакытта 3нче класс куркынычлыктагы пиротехник әйберләрне куллану тыелачак.

Тыелу түбәндәге территорияләргә кагылачак:

  • сәнәгать, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метр радиуска;
  • торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта;
  • күп фатирлы торак йортлардан шул ук 30 метр ераклыкта.

Фото: Татар-информ архивыннан

ТР муниципалитетларының җирле үзидарә органнарына карар белән билгеләнгән исемлеккә кермәгән объектларны билгеләргә тәкъдим ителәчәк, алардан 30 һәм 500 метрлы зоналарда махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда пиротехника куллану тыелачак.

Моннан тыш, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары 2026 елның 25 декабренә кадәр һәр торак пунктта пиротехник әйберләрне куллану урыннарын билгеләргә тиеш булачак. Янгыннар белән хәл катлауланган очракта, алар пиротехника куллануга тыелулар кертәчәк.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Гражданлык саклау һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләнергә планлаштырыла.

Татар-информ


Нет комментариев