Төбәк операторларының хатларына ярашлы рәвештә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләргә бәя 2019 елда торак милекчеләре ширкәтләре өчен бердәм тариф чикләрендә билгеләнә.
- шәхси торак йортларда аена бер кешегә 78,05 сум күләмендә;
- күпфатирлы йортларда аена бер кешегә 71,95 сум.
⠀
Агымдагы елның гыйнварында төбәк операторларыннан «Татэнергосбыт» АҖ адресына бердәм тариф чикләрендә билгеләнгән бәяләргә туры китереп, ККК белән эш итү хезмәте буенча түләүләрне башкарырга кирәк дигән йөкләмә килде:
- шәхси торак йортлар өчен - аена бер кешегә 93,66 сум;
- күпфатирлы йортлар өчен - аена бер кешегә 86,34 сум.
Нет комментариев