Җәй коры килгән һәм фермерлар, авылда яшәүчеләр быелгы уңыш белән ни булыр инде, дип, бик борчылган. Бер җомга көнне, намаздан соң, муллага киңәш сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
Фото: ясалма интеллект
– Хәзрәт, нәрсә дә булса эшләргә кирәк, болай барса, без уңышны югалтачакбыз! – дигәннәр.
– Монда сездән бер нәрсә – чын күңелдән Аллаһка ялварып, дога кылуыгыз кирәк. Ихлас булмаган дога – дога түгел. Ул йөрәктән чыгарга тиеш, – дип җавап биргән мулла.
Атна буе фермерлар көнгә ике тапкыр җыелышып, Аллаһтан яңгыр бирүен сорап, дога кылган. Җомгада кабат хәзрәткә зарланганнар:
– Бернәрсә дә килеп чыкмый, хәзрәт! Көн саен җыелып Аллаһка ялварабыз, догалар укыйбыз, ә яңгыр юк та юк.
– Сез чынлап та чиксез ышану белән укыйсызмы? – дип сораган мулла.
Тегеләре шулай, ихлас күңелдән дога кылуларына ышандырырга тотынган. Әмма хәзрәт аларны туктатып болай дигән:
– Мин сезнең чын йөрәктән ышанып укымавыгызны беләм, чөнки берегез дә яңгырдан каплану өчен үзе белән кулчатыр алмаган!
Нет комментариев