фото

«Ледокол»да Космонавтика көне уңаеннан бәйрәм чарасы

Бүген «Ледокол» спорт мәктәбендә Космонавтика көне һәм кешенең космоска беренче очышына 65 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Ул Россиядә беренче тапкыр үткәрелүче Космос атналыгы кысаларында оештырылды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Зеленодольск муниципаль район башлыгы урынбасары Эльза Кадникова катнашып, котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Рәзилә Хәйретдинова фотолары

Нет комментариев